Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Бердәм дәрес
Опубликовано: 20.04.2016
Бүген, 20 нче апрель көнне, Г.Тукайның 130-еллыгына багышланган бердәм дәрес үткәрелде.
Башлангыч класс укучылары катнашында “ Без Тукайны яратабыз” исемендәге викторина үткәрелде. Укучылар ике командага бүленеп үзләренең Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты, аның әсәрләре турындагы белемнәрен сынап карадылар. Ярышта “Тукай оныклары” командасы аз гына өстенлек белән беренче урынга чыкты . Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз!
20 нче апрель көнне 7 нче сыйныф укучылары белән Г.Тукайның тууына 130 еллыгына багышланган “Тамчы – шоу” интелектуаль уены үткәрелде. Уен укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш булдыру; укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып – белү, күзаллауларын арттыру, баету; тел культурасын үстерү; укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру; эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү; туган телгә, әдәбиятка, аның күренекле кешеләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
Уен 7 турда үтте. Укучылар ике командага бүленде. Һәр команда үзенә исем, девиз сайлады. I команда “Ялкын”, II команда “Дуслык”. Уенда Г.Тукайның биографиясе, әсәрләреннән өзекләр, әсәрне тану, үзләре өйдә ятлап килгән Г.Тукайның шигырьләрен яттан сыйләделәр, хәрефләрдән сүзләр төзеп шул сүздән яңа сүзләр төзеделәр. Ахырдан капитаннар ярышы булды. Һәр команда капитаннарына сораулар бирелде. Бу уенда “Ялкын” командасы җиңү яулады. Һәр командага грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
К списку новостей
















