Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Ут-дус та, дошман да”.
Опубликовано: 18.03.2016
“Ут-дус та, дошман да”. Мәктәбебездә районыбызның янгын сүндерү бүлеге һәм янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган күңелле дә, файдалы да булган чара әнә шулай дип аталды. Безгә кунакка Бөтенроссия ирекле янгын оешмасының Арча бүлеге җитәкчесе Әмирфатов Әмир Исмәгыйль улы, Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Әхмәтов Хәниф Хәлим улы, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге инспекторы Мәхмүтов Илшат Ришат улы , ВДПО оешмасының Арча бүлеге инструкторы Рәхимова Миләүшә Гомәр кызы килделәр.
7 нче класс укучылары, ике командага бүленеп, янгынны кисәтү, булдырмау белән бәйле ярышларда көч сынаштылар. Укучылар башта викторина сорауларына җавап бирделәр, соңыннан җәнлекләрне янгыннан “коткардылар”, янгын сүндерүче киемен вакытка киеп-салдылар һәм башка конкурсларда катнаштылар, команда капитаннары өчен махсус ярыш төре уйланылган иде. Ике команда да бик нык тырышты.Бераз гына өстенлек белән “Дуслык” командасы җиңү
яулады. Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Язгы каникуллар башлана. Бу чорда барыбыздан да аеруча игътибарлы, сак булу сорала. Ут белән шаяру күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. “Карактан кала, уттан калмый”. Янгынчыларның чыгышы әнә шуңа ишарә.
К списку новостей
















