Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Теле барның- иле бар.
Опубликовано: 16.02.2016
21 нче февраль, 2000 нче елдан башлап , абруйлы халыкара оешмаларның берсе-ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге датага багышлап, мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучылары катнашында “Теле барның- иле бар” дигән темага класс сәгате үтте. Укучылар ни өчен нәкъ бу көнне билгеләүнең тарихы белән таныштылар, танылган татар һәм рус әдипләренең туган телгә багышланган әсәрләрен, тел турында әйтем-мәкальләрне искә төшерделәр. Шулай ук туган телебезнең бүгенге язмышына да укучылар битараф түгеллекләрен күрсәттеләр. Туган телдә белем алу, телебезнең чит-ят сүзләр белән чуарлануы, милли басмаларыбызның укылышы турында фикер алышу булды. Һәрберебез телебезне саклауга үзеннән өлеш кертергә тиеш, шул вакытта гына ул киләчәк буыннарга да хезмәт итәчәк. Класс сәгате азагында, бергәләп, инде гимнга әверелеп барган “Туган тел”җырын башкардык.
К списку новостей
















