Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
“Туган телем – серле дөнья” шигырь укучылар бәйгесе 21.02.2023

21 нче февраль көнне 5 нче сыйныф укучысы Шәмсетдинова З.Р. Халыкара туган тел көне хөрмәтенә оештырылган “Туган телем – серле дөнья” шигырь укучылар бәйгесендә катнашып, 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Алга таба да уңышлар телибез.
-
"Туган телем - иркә гөлем" 21.02.2023

21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан "Туган телем - иркә гөлем исемле китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Тәрбия сәгате 21.02.2023

21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан, 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары белән "Туган телем - иркә гөлем" исемле тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар, туган тел турында шигырьләр, җырлар кызыксынып тыңладылар, мәкальләр белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр. Балалар үзләре дә, Габдулла Тукайның "Туган тел" шигырен сөйләделәр.
"Туган тел ул,
Бездән соң да
Яшәр өчен туган тел.
Бүгенгедән киләчәккә
Дәшәр өчен туган тел."
Дәрдемәнд
-
Буыннар очрашуы. 17.02.2023

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан безнең мәктәптә оныклары укыган Дәү әтиләрне кунакка дәштек һәм “Буыннар очрашуы” дип исемләнгән чара уздырдык. Бәйрәм кичәсендә бабайлар төрле күңелле бәйге-уеннарда катнаштылар, матур концерт номерлары карап ял иттеләр.Балалар өлкән буын вәкилләренә төрле сораулар бирделәр,истәлекле бүләкләр тапшырып,бәйрәм белән котладылар.”Буыннар очрашуы” озак елларга күңелләрдә сакланыр.
-
Хуш, Әлифба! 17.02.2023

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме?
Күңелләр түрендә – Әлифба бәйрәме!
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме!
Бүген мәктәбебездә Әлифба бәйрәме үткәрелде. Әле яңа гына мәктәп ишеген ачып кергән укучыларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм
иттеләр. Укучыларны котлыйбыз! Алга таба да укуларында зур уңышлар телибез.
-
Әфган сугышы. 16.02.2023

Безнең мәктәптә, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган дата уңаеннан планлаштырылган чараларның чираттагысын 5нче һәм 8 нче класс укучылары белән үткәрдек.
Әфган сугышы бетүгә быел 15 февральдә 34 ел булган. Совет солдаты өчен бу сугыш интернациональ бурыч буларак кабул ителгән. 10 елга якын барган бу сугышта 15000 ләп безнең сугышчы һәлак була. Дистәләгән меңнәре төрле җәрәхәтләр алган. Әфган яралары безнең ил халкы тәнендә дә, җанында да мәңгелек эз калдырган. Безнең укучыларны да бу сугыш хәтирәләре тыныч кына калдырмый икән. Укучылар белән бу класстан тыш чараны тарих укытучысы Кашшапов Ф.Х. үткәрде.
-
"Ягез әле егетләр" 16.02.2023

16 нчы февраль көнне мәктәбебездә 5-9 нчы сыйныф егетләре арасында хәрби патриотик айлыгына багышланган "Ягез әле егетләр" исеме кысаларында спорт ярышы уздырылды. Җиңүчеләр билгеләнде. Егетләребезгә тазалык - саулык, укуларында уңышлар теләп калабыз.
16 февраля, в нашей школе состоялось спортивное состязание среди юношей 5-9 классов в рамках военно-патриотического месячника "А ну-ка, парни". Определились победители. Желаем нашим ребятам крепкого здоровья, успехов в учебе.
-
Әфган сугышы... 15.02.2023

Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 34 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль - Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә. Шул уңайдан 6, 7 класс укучылары документаль фильм карадылар.
-
Муса Җәлил “Нәни дусларга”. 15.02.2023

15 февраль – Герой-шагыйрь М. Җәлилнең туган көне уңаеннан, мәктәбебездә башлангыч класс укучылары белән шигырь бәйрәме үткәрелде. Укучылар М.Җәлилнең балалар өчен язылган “ Парашютсыз курчак” китабы белән таныштылар, җыентыкка кергән шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар.
-
Әфган сугышчылары – безнең якташлар. 15.02.2023

Бүген башлангыч класс укучылары белән “Әфган сугышчылары – безнең якташлар” темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Максаты: укучыларда Әфганстанда һәм Чечен сугышында катнашкан авылдашларына карата хөрмәт, горурлык тәрбияләү; батырлык төшенчәсенең асылын аңлау.
















