Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Мәктәптә шашка ярышы булды
05.01.2015
Кышкы каникул көннәрендә укучылар арасында шашка ярышы үткәрү матур традициягә әйләнеп бара. Менә быел да, 5нче гыйнвар көнне, әлеге гадәткә тугры калып, 5-6 нчы сыйныф укучылары мәктәпкә җыйналдылар һәм үзара көч сынаштылар. Төп хөкемдар- исеме район шахматчылары арасында яхшы таныш булган хезмәттәшәбез-Гайнетдинов Мидехәт абыйлары.
Менә җиңүчеләр дә билгеле: 1 нче урында 5 нче сыйныф укучысы Ихсанов Илмир, 2 нче урында 6 нчы сыйныфта белем алучы Хуҗиев Рүзәл, 3 нче урында шул ук сыйныф укучысы Мортазин Фирзәр. Һәр укучыга истәлек бүләкләре тапшырылды.
-
Профсоюз ярышлары 05.01.2015

5нче январь көнне Кәче төп гомуми белем мәктәбендә мәгариф хезмәткәләренең башлангыч профсоюз оешмалары арасында шахмат, шашка һәм өстәл теннисы буенча зона ярышлары булып узды. безнең мәктәп коллективы да бу ярышларда актив катнашты һәм призлы урыннар да яулады. Миннуллина Гөлзирә хатын-кызлар арасында шашка буенча I урынга , Кадырова Ләйсан хатын-кызлар арасында өстәл теннисында I урынга, Шакиров Рәдис шахмат буенча I урынга лаек булды. Сафин Ленар һәм Гыйлмиҗанов Рафил дә уңышлы чыгыш ясадылар. I урынны алган хезмәткәрләр 8нче январь көнне Арчага финал ярышларына баралар.
-
Шугалак ачылды 03.01.2015

Түбән Аты мәктәбе укучылары,авыл яшьләренең күптәнге хыяллары тормышка ашты: авыл үзәгендә боз шугалагы ачу тантанасы үтте. Хәзер балаларга да, олыларга да саф һавада хоккей уйнарга, тимераякта шуу осталыкларын үстерергә менә дигән мөмкинлек бар. Әлеге чараның кышкы каникул чорында үтүе икеләтә файдалы.
Шугалакны койма белән әйләндереп алуга, су сиптерү җайланмаларын булдыруга авыл җирлегендә эшләгән яки тамырлары белән шушы авылдан чыккан эшмәкәрләр зур ярдәм күрсәттеләр. Аларга рәхмәтнең иң зурысы. Яшьләр үзләре дә көчләрен кызганмадылар: дәресләрдән соң җыелып, такта кистеләр, аларны кадакладылар. боз катырдылар.
Шугалакны ачу тантанасы чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнде. Балаларның шатлыгын уртаклашу ниятеннән Кыш бабай да килде. Нәкъ менә аңа кызыл лентаны кисү хокукы бирелде. Кыш бабай бәйрәмгә җыелган әти-әниләрне, балаларны Яңа ел белән котлады, аларга саулык-сәламәтлек, бәхет, киләчәктә спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешүләрен теләде.
-
Час кода в России 11.12.2014

В 5-9 классах были проведены уроки на тему :"Час кода в России". В конце урока ученики попробывали составить программы на тренажере. Все ученики получили сертификаты.
-
Открытый урок в 2-4 классе 28.11.2014

27 ноября 2014 года в рамках Недели начальных классов учитель начальных классов Давлиева А.Р. провела открытый урок в 2-4 классе о теме «Сочетания ЧА - ЩА, ЧУ- ЩУ, ЖИ - ШИ».
-
Олимпиада школьников по математике
26.11.2014
25 ноября 2014 года прошел муниципальный этап Всероссийской олимпиады школьников по математики. Ученик 6 класса Хамидуллин Даниф (учитель Шамсетдинова Ф.Ф.) и ученица 7 класса Юсупова Аида (учитель Гильмизянов Р.Н.) заняли 2 место. Поздравляем учеников и их учителей!
-
Визит к ветерану 26.11.2014

26 нчы ноябрьдә Арча Укучылар сарае каршында эшләүче “Нур” телестудиясе Түбән Аты мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Рәхимов Мәхмүт абый белән очрашуга бардылар.Мәхмүт абый балаларның сорауларына җавап бирде,үзенең сугышчан юлы турында сөйләде , фотографияләр белән таныштырды. Укучылар аны кызыксынып тыңладылар . Телестудиягә йөрүче укучылырыбыз Зиннатуллина Л. Һәм Маликова Г., педагог-оештыручы Хәмидуллина З.Я. Мәхмәт абыйга сораулар бирделәр. Телестудия җитәкчесе Зарипова З.М. ттапшыру әзерләүчеләргә үзенең киңәшләрен бирде.
”Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын, илебез күге гел аяз,тыныч булсын!”—дип тәмамлады ветеран үзенең сүзен.
-
Олимпиада по биологии
22.11.2014
21 ноября 2014 года прошел муниципальный этап Всероссийской олимпиады школьников по биологии. Ученик 8 класса Нурмиев Инсаф (учитель Шакиров Р.Н.) занял 3 место. Поздравляем ученика и его учителя!
-
Парламент дәресе 20.11.2014

20 ноябрь көнне мәктәбебездә Парламент дәресе үтте.Дәреснең темасы “Закон барлыкка килә торган җир” дип аталды. Әлеге чарага 8-9 класс укучылары чакырылды.Дәрестә яшьләрне тормышка, җәмгыятькә әзерләү, законнар, депутатлар эшчәнлеге мәсьәләләре күтәрелде.Укучылар, төркемнәргә бүленеп, идеаль депутатның тышкы кыяфәте, характеры, эшчәнлеге белән бәйле сыйфатларын билгеләделәр, викторина сорауларына җаваплар бирделәр.
Законны белсәң, син якланган дигән сүз.
-
Республиканское тестирование
15.11.2014
15 ноября 2014 года прошло Республиканское диагностическое тестирование обучающихся 9 классов по математике.
















