Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а |
Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
E-Mail: | dsnaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеатынский детский сад" |
Руководитель: | Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 11 бала / 11 детей (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог / 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Режим моменты))) 01.02.2022
-
Кисеп ябыштыру шөгеле))) Тема"Йорт хайваннары" 26.01.2022
Тема: “ Йорт хайваннары “
Максат: Сюжетлы композиция ясау теләге булдыру; матурлыкка омтылу хисләре тәрбияләү, эшләреннән канәгатьләнү хисләре алырга, чиста-пөхтә эшләргә өйрәтү
Җиһазлау: картон, төсле кәгазьләр, клей, салфетка.
-
Проект: "Йорт хайваннары һәм кошлары” 24.01.2022
Максат: Проект барышында балаларның иҗади һәм танып белүләрен үстерүгә шартлар тудыру.
Бурычлар:
1. Йорт хайваннарына һәм кошларына карата кайгыртучанлык сыйфатлары тәрбияләү.
2. Балаларның сүзлек байлыгын исемнәр (абзар, оя), сыйфатлар (мөгезле, кикрикле,яллы,җилемле,йонлач), фигыльләр (киши,кешни,мөгери,өрэ,бакылдый,кытаклый,мыраулый) ярдәмендә баету.
3. Хаваннар турында тасвирлау хикәя сөйләү аша бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен үстерү.
-
«Суның үзлекләре» 20.01.2022
Тема: «Суның үзлекләре»
Максат: балаларны табигатьтәге су әйләнеше белән
таныштыру; суның өч төрле халәте (сыек, каты, пар)
турында аңлату; кеше тормышында суның әһәмиятен
аңлауларына ирешү; эксперимент (тәҗрибәләр)
эшчәнлеге аркылы мөстәкыйль рәвештә гади нәтиҗәләр
ясый белүләрен камилләштерү.
Актуальлеге: су турында кызыклы мәгълүматләр
алу.
-
"Суның үзлекләре" 20.01.2022
Тәҗрибәләр үткәрү аша суның үзлекләрен ачыкладык. Белемнәребезне киңәйттек. Суның кешегә бик кирәк икәнен билгеләдек.
Су үзенең үзлекләре белән: күзәтүләр,тәҗрибәләр, иҗат өчен кызыклы материал
булуын ачыкладык.
-
Кошларга ярдәм итик))) 18.01.2022
Урамда карлы , салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр.
Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, агач ботагына кунып чыркылдашып , адәм балаларының игелекле гамәлләренә, мәрхәмәтенә өметләнәләр.Чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра.
Салкын кыш айларында безнең якларда кошларга ризык табу бик кыенга туры килә. Без, кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык - алар өчен җимлекләр ясадык.. Без аларны бакчабыз тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен без бик сөендек.
Кышын кошлар аеруча кызганыч. Шуңа да әлеге җан ияләренә карата бу игелекне бергәләшеп башкарсак иде. Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга шуны өйрәтү - саваплы бурыч бит. Һәрберебез кошларга аз гына булса да өлеш чыгарса, алар кышны җиңелрәк уздырыр иде.
Кыш җиттеме - кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
- Рәхим итеп ашагыз!
-
Поект“Кышлаучы кошлар”. 12.01.2022
Максат:Балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру; кошлар турында алган белемнәрен тирәнәйтү;,эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне, күзәтүчәнлекне үстерү; кечкенә дусларыбызга карата кызыксыну, кайгыртучанлык тәрбияләү.
Йомгаклау өлеше
«Кошлар – безнен дусларыбыз» темасына рәсем шөгыле үткәрү.
-
Режим моменты))) 10.01.2022
Салават күперендәге башваткычларны
чишәргә бик яратабыз.
-
Бәйрәм белән!!! 31.12.2021
Туган ил түренә
Энҗе Мөэминова
Алланып таңнарның алына,
Нур булып кешелек таңына,
Җыр булып үрелеп күңелгә,
Кил безгә, Яңа ел, кил безгә!
Кояшлы көннәрнең җылысын,
Бәхетнең, шатлыкның олысын
Күтәреп көннәрнең иңенә,
Рәхим ит Туган ил түренә! -
"Яңа елга аяк басканда" балалар иртәсе 30.12.2021
Кыш бабай, кыш бабай,
Исән- сау килдеңме?
Син бездә яңа ел
Икәнен белдеңме?
Яңа ел сиңа да
Сөенеч китерсен.
Тагын бер ел үткәч
Яңадан килерсең.