• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422022, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, деревня Мендюш, ул. Татарстан, д. 48
Телефон:
E-Mail: dsmendysh.arsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Мендюшский детский сад"
Руководитель: Мустафина Рима Галиповна
Год основания учреждения: 2015
У нас учатся: 30 детей/ 30 бала
У нас учат: 4педагога/ 4 педагогик хезмәткәр

Новости Мендюшского детского сада

Сак булыгыз ГРИПП!!

Опубликовано: 09.02.2017

САК БУЛЫГЫЗ, ГРИПП! Грипп – шул исемдәге вирус нәтиҗәсендә барлыкка килүче йогышлы авыру. Грипп вирусы бик еш яңарып торганга күрә, организм аңа җиңел бирешә. Чир аеруча балалар, олы яшьтәгеләр, хроник авырулар өчен куркыныч. Шулай ук сәламәт яшь кешеләр дә грипптан соң төрле өзлегүләр алырга мөмкин. Гриппның бердәнбер чыганагы һәм таратучысы булып авыру кеше санала. Грипп йоккан кеше 1-2 көннән авырый башлый. Бу вакыт эчендә грипп вируслары күп булып үрчергә өлгерәләр. Авыру кинәт туңдырудан башлана. Температура бик тиз 38 – 40 С˚ ка күтәрелә. Авыручы бик каты баш авыртудан (бигрәк тә маңгай тирәсенең, бөтен тәннең, буыннарның сызлавыннан, арка, бил авыртудан зарлана. Аппетиты бетә. Авыру кеше йокымсырап тора, теләр-теләмәс кеә сөйләшә, тавышны, яктыны яратмас була. Аннан соңрак сулыш юлларында зарарлану билгеләре күренә башлый: томау төшә, төчкертә, борыннан су, лайла, ә кайвакытта кан да килә. Йоткылык һәм тамак бизләре ялкынсына, тавыш карлыга, йөткертә. Өзлегүләр булмаса бу билгеләр 4-6 көннән бетә. Грипп тизрәк һәм өзлегүләрсез узсын өчен авыру урынына ятарга һәм аңа яхшы тәрбия булырга тиеш. Авыруның өстенә яхшы итеп ябарга һәм аңа тирләтә торган кайнар әйбер (кура җиләк вареньесы белән кайнар чәй, кипкән кура җиләге яисә юкә чәчәге кайнатып) эчерергә кирәк. Шулай ук “ремантадин” дигән дару грипп вакытында уңышлы файдаланыла. Ул авыру барышын җиңеләйтә. Бу даруны авыруның беренче билгеләре күренә башлау белән эчә башларга кирәк. Аспирин куллану зарарлы, чөнки ул канны сыклата, ә кан сыеклану күзгә күренмәгән кан саву процессын тизләтә. Температураны грипп вакытында ашыгып төшерергә ярамый. Бик тиз тән температурасын төшерү иммун процессы кинәт өзелә. Ә инде төшерү өчен анальгин белән димедролны кушып эчәргә мөмкин. Грипптан саклану өчен организмны чыныктырырга, ныгытырга, грипп белән авыручы кешеләр янында йөрмәскә тырышырга кирәк. Грипп белән авыручы беренче 7 көндә вирус тарата торган була. Әгәр гаиләдә кемдер грипп йоктырган булса, аны башкалардан аерым яткырырга, бүлмәне җилләтергә, авыруга аерым савыт, сөлге булдырырга кирәк

                  



К списку новостей