Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Безнең проектлар
15.03.2023
Бүген башлангыч класслар үзләренең проект эшләрен тәкъдим иттеләр. Проект темалары төрле иде. Укучылар үзләренең куйган максатларын, бурычларын тулысынча ачып бирә алдылар.
-
Укучыларны тәрбияләүдә проект эшчәнлеге 14.03.2023

Проект методының төп максаты- укучының белемне укытучыдан әзер килеш алуында түгел, ә үзе мөстәкыйль яисә төркем белән берлектә эзләнүләр нәтиҗәсендә табуы һәм шулар нигезендә дәрес темасына караган нәтиҗәләр ясау. Проект турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә өйрәнә.
Проект эшчәнлегенең бурычлары:
- укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына китереп эшләрлек күнегүләр белән тәэмин итү;
- иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү;
- укучыларны мөстәкыйль рәвештә мәгълүмат җыярга, уйларга, анализ ясарга өйрәтү.
- укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү;
- укучыларның фән буенча белемнәрен тирәнәйтү.
5-8 класс укучылары төрле фәннәрдән бик кызыклы темалар сайлап, проектлар төзеп, аларны комиссия алдында якладылар. Темалар тормышчан, актуаль, һәркем өчен файдалы иде.
-
«Мөһим сөйләшү»/ «Разговоры о важном» 13.03.2023

13 марта в нашей школе классные руководители провели внеурочные занятия «Разговоры о важном». « Разговоры о важном » — это тематические классные часы, которые проводятся в 1-9 классах в начале каждой учебной недели. Классный час в начале учебной недели проводился на тему: «110 ЛЕТ СО ДНЯ РОЖДЕНИЯ СОВЕТСКОГО ПИСАТЕЛЯ И ПОЭТА, АВТОРА СЛОВ ГИМНА СССР И ГИМНА РОССИИ С. В. МИХАЛКОВА» Цель: расширение, обобщение и закрепление знаний обучающихся о творчестве С. В. Михалкова; формирование представлений о многогранности его личности; знакомство с историей создания Государственного гимна СССР и Государственного гимна Российской Федерации. Формирующиеся ценности: жизнь, достоинство, права и свободы человека, патриотизм, историческая память и преемственность поколений.
-
«Сыерчык оясы» акциясе/Акция «Скворечник» 13.03.2023

2023 елның 11 мартыннан 25 мартка кадәр мәктәбебездә"Сыерчык оясы" акциясе уза. Акциянең максаты: күчеп йөрүче кошлар проблемасына өлкәннәрнең һәм балаларның игътибарын җәлеп итү һәм аларның санын саклау, кошларны күзәтү һәм туган якка мәхәббәт процессында табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.
-
Котлыйбыз!
11.03.2023
"Күпмилләтле дәүләттә милли йолалар һәм бәйрәмнәр” татар видеороликлары бәйгесе җиңүчеләре 5 класс укучысы Хәйретдинов Раил һәм 8 класс укучысы Хәмидуллина Камилә. Котлыйбыз!
-
Чаңгы ярышы 10.03.2023

10 март көнне Арча стадионында Гарафиев Фәнил Канафи улы истәлегенә чаңгы ярышы булып узды. Быел бу ярыш 12 нче ел рәттән үткәрелде.Әлеге ярышта мәктәбебез укучылары да актив катнашты. Укучылар төрле яшь категориясенә бүленеп узыштылар һәм команда 4 урынга лаек булды.
-
Яшь инспекторлар хәрәкәтенә – 50 ел
09.03.2023
Яшь инспекторлар хәрәкәте тарихы 1973нче елның 6 мартыннан башлана, алар турында нигезләмә раслана. Хәрәкәтнең төп максаты – балаларга һәм яшүсмерләргә юл йөрү кагыйдәләрен һәм күнекмәләрен өйрәтү, шул рәвешле юл һәлакәтләрен киметү һәм законга буйсынучы гражданнар тәрбияләү. Бүген Татарстанда 19 мең баланы берләштерүче 1500 ЮИД отряды актив эшли.
8 сыйныф укучылары кроссвордлар чишеп юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча үзләренең белемнәрен сынадылар. -
Котлыйбыз! 08.03.2023

Кадерле хатын-кызлар - әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә.
Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез. Бәйрәм белән!!!
Бар Җир шары бүген дулкынлана-
Ярсып тибә кайнар йөрәкләр!
Бәйрәмегез белән, хатын-кызлар,
Чынга ашсын барча теләкләр!
Яз Кояшы бүләк итсен Сезгә,
Яхшы кәеф, шатлык-куаныч!
Бәхет белән тулсын гомерегез-
Сезнең шатлык безгә юаныч!
-
Бәйрәм белән,әнием! 07.03.2023

8 март – иң кадерле кешеләребезне: әниләребезне, дәү әниләребезне, әбиләребезне, апа-сеңелләребезне котлау өчен көтеп алынган, яраткан бәйрәмнәрнең берсе.
Якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, әниләребезне бәйрәмгә чакырдык.5 нче сыйныф укучылары үзләренең матур җырларын, биюләрен, шигырьләрен бүләк иттеләр. Бәйрәмгә хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз, хезмәткәрләребез дә килде.
Хөрмәтле гүзәл затлар! Табигатьнең суыктан җылылык чорына омтылган мизгеленә туры килгән бәйрәмегез һәрвакыт җылы матур истәлекләр генә калдырсын! -
Мөһим сөйләшү/Разговор о важном 06.03.2023

6 марта в нашей школе классные руководители провели внеурочные занятия «Разговоры о важном». « Разговоры о важном » — это тематические классные часы, которые проводятся в 1-9 классах в начале каждой учебной недели. Классный час в начале учебной недели проводился на тему: «ГОД ПЕДАГОГА И НАСТАВНИКА» Цель: формирование у обучающихся представления о роли педагога в становлении личности каждого человека; формирование у обучающихся чувства благодарности и уважения к родителям, педагогам и наставникам; представления о качествах, которые необходимы тому, кого можно назвать наставником. Формирующиеся ценности: служение Отечеству, социальное служение










