Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422023,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Казанбаш, ул.Школьная, 94 |
Телефон: | |
E-Mail: | dskazanbash.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Казанбашский детский сад" |
Руководитель: | Шайдуллина Рузиля Рузалевна |
Год основания учреждения: | 1981 |
У нас учатся: | 18 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Безнең балалар сәхнәдә. 18.03.2016
Урам концертларында безнең балаларыбызда читтә калмады.Алар үзләренең матур биюләре белән чыгыш ясадылар. Әфәрин балалар!
-
Булачак төзүчеләр. 16.03.2016
Без төзибез- төзибез,
матур йортлар салабыз.
Шундый матур йортларда
Тыныч гомер итегез."- дип безнең балаларда кечкенәдән төзучеләр булабыз дип, фигуралардан төрле - төрле затлы йортлар төзеп уйныйлар.
-
ГТО нормалары. 12.03.2016
Безнең балалар бакчасыннан ГТО нормаларын уңышлы тапшыручы бакча мөдире Гарипова Мәүлия Мостафовнага, пешекчебез Агзамова Алиягә уңышлар телибез! Рәхмәт Сезгә кызлар, афәрин!
-
8 нче март бәйрәме. 03.03.2016
Бүген бездә зур бәйрәм. 8 нче март бәйрәме.Бу бәйрәм быел аеручада күңелле, матур, узенчәлекле булды. Чөнки бәйрәмебезгә безнең әти- әниләребездә катнашты.Бәйрәм программасында башваткыч, күчтәнәч, аулак өй, сиңа миннән сәлам тапшырулары булды. Барлык әти - әниләрдә бик теләп катнашты. Ә ахырдан " Әти-әни һәм мин спорт сөюче гаилә" спорт уены булды. Бу конкурста әти-әниләр үзләренең нинди җитез, өлгер икәнлекләрен күрсәттеләр. Без аларга бик рәхмәтле. Бу бәйрәмнән килгән кунаклар, әти - әниләр чын күңелдән ял итеп киттеләр. Бәйрәм белән Сезне әниләребез, әбиләребез, апа- сеңелләребез!!
-
Әниләребезгә бүләк. 29.02.2016
Тиздән иң матур бәйрәм - 8 нче март, халыкара хатын - кызлар бәйрәме. Бу бәйрәм барлык әниләр, әбиләр, кызлар, апалар бәйрәме. Алар бу көнне аеруча чәчәк кебек матур, күркәм, мөлаем булалар. Күбесенең кулында чәчәк бәйләме. Бездә әниләребез өчен йомшак салфеткадан бик матур чәчәк ясадык. Кабул итеп алыгыз Әниләребез!
-
Атлар янына экскурсия. 25.02.2016
Әлеге хайваннар борынгы заманнардан ук кешегә тугрылыклы хезмәт итәләр. Алардан башка кешелек җәмгыяте хәзер дә кыргыйлык чорыңда яшәр иде, мөгаен. Чөнки ат кешегә сугышлар вакытында да, тыныч тормышта да җәмгыятьне алга алып барырга булышучы төп көч булган. Ат белән йөкләр дә ташыганнар, җир дә эшкәрткәннәр, утырып, ерак җирләргә дә йөргәннәр, яңа җирләр дә ачканнар. Сугышлар вакытында аңа атланып сугышканнар, кораллар ташыганнар, сугыш кырыннан яралыларны җыйганнар. Хәзер инде атларны ипподромнарда һәм авылларда гына күрергә була. Авылларда хәзерге көнгә кадәр ул транспорт чарасы буларак та, ит һәм кымыз бирүче буларак та файдаланыла.
-
8 мартка әзерлек. 24.02.2016
Язның беренче бəйрəме – 8 МАРТ. Ул безнең кадерле əнилəребез, əбилəребез, апаларыбыз, сеңеллəребез, матур кызларыбыз бəйрəме.Безнең балалар да әниләр бәйрәменә бик тырышып эзерләнәләр.
-
Кечкенәләр төркеме белән әтиләребезгә ясалган бүләк. 20.02.2016
Кечкенәләр төркеме белән әтиләребезгә ясалган бүләк.
-
Әтиләребезгә бүләк. 18.02.2016
Менә тиздән 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне җитә.Бездә шушы бәйрәм белән котлап әтиләребезгә бүләкләр ясадык.
-
Рус теле дәресе. 17.02.2016
" Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икеседә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел! "