Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 321 ( 322 ) 323 324 325 326 327 328 329 330
-
Җырлыйбыз да, биибез 05.03.2013

8 нче март бәйрәменә багышланган чаралар мәктәбебездә күптән башланып китте. Һәр класс үзенчә күңел ачты. 5 нче класс укучылары әниләрен бәйрәмгә чакырдылар. Әниләре белән бергә биеделәр, җырладылар, уеннар уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле, истә калырлык булды.
-
Бәйрәмнәр бик күңелле шул... 04.03.2013

3 нче класс укучылары 8 март бәйрәмен бик сагынып көтеп алды, алдан ук тырышып әзерләнделәр. Малайлар кызлар өчен концерт куйдылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Олимпиада уеннары 01.03.2013

1 нче март көнне кызлар арасында тимераякта узышу буенча I кышкы Олимпиада уеннары узды. 11 укучы катнашты. Дистанция 1000 м. Нәтиҗәләр: 1 нче урында 8 нче класс укучысы - Губаева Гөлфия , вакыты - 3 минут 22.00 секунд, 2 нче урында 5 нче класс укучысы - Губаева Гөлфинә, вакыты - 3 минут 22.28 секунд, 3 нче урында 6 нчы класс укучысы Нуриева Таңсылу, вакыты - 3 минут 22.56 секунд.
-
Авылдашыбыз Юнысов Рәфикъ Юныс улының туган көне 01.03.2013

1 нче март көнне авылдашыбыз шагыйрь , "Казан утлары" журналының баш мөхәрир урынбасары Юнысов Рәфикь Юныс улына 70 яшь. Шушы уңайдан без аны котлыйбыз. Озын гомер , нык сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.
Китапханәчебез Фарухова Тәслимә Рәхимҗановна китапханәдә күргәзмә оештырды һәм озынайтылган көн төркеменә йөрүче укучыларга авылдашыбыз турында күп мәгълүмат бирде.
-
Әниләргә бүләк 28.02.2013

Тиздән 8 нче Март җитә,
Бу - Әниләр бәйрәме.
Беренчеләр бүләк итәр
Сезгә чәчәк бәйләме.
Беренче класс укучылары тырыша-тырыша әниләренә бүләк әзерлиләр. -
Китапханәдә кунакта 27.02.2013

27 нче февраль көнне 1 нче класс укучылары класс җитәкчеләре белән китапханәдә кунакта булдылар. Китапханәче Фарухова Тәслимә Рәхимҗан кызы укучыларны китапханә, балалар язучылары, китап уку, аны саклап тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Укучыларга кунакта бик ошады.
-
Интернет олимпиада 25.02.2013

Мәктәбебез укучылары математика буенча интернет олимпиадада катнаштылар. Алар төрле дәрәҗә дипломнарга лаек булдылар.Шулар арасыннан 1 нче класс укучылары Мифтахова Райлә, Шайхиев Ранил, Садыйкова Зилә; 2 нче класс укучылары Насыйрова Адилә, Нуриева Тәнзилә, Җәләева Резеда, Хазикаева Эльвира; 3 нче класс укучылары Рахимова Руфия, Мортазина Динара, Закиров Инсаф, Салимов Рүзәл; 4 нче класстан Хафизова Зилә.
5 нче класстан Әхмәтҗанова Адилә икенче дәрәҗә диплом, Осипова Чулпан сертификат, 6 нчы класстан Сабирҗанова Райлә, Миннуллина Динә, Гобәева Айгөл, Хөснетдинова Илүзә сертификат; 7 нче класстан Хафизова Ләйсән беренче дәрәҗә диплом, Шарипова Алисә сертификат; Галиева Рузалия икенче дәрәҗә диплом; 8 нче класстан Камалиев Адел өченче дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Әлеге укучыларга һәм аларның укытучыларына зур уңышлар телибез.
-
Ата-аналар җыелышы 22.02.2013

22 нче февраль көнне мәктәптә классларда ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта республикада булып узган гадәттән тыш хәлләр турында әйтелде. Балаларның тормышын куркыныч ситуацияләргә этәрүче мәсьәләләр тикшерелде.
-
"Аҗаган" уеннары 21.02.2013

21 нче февраль көнне мәктәбебездә 5-9 нчы класс укучылары арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Аҗаган" уеннары үткәрелде. Бәйрәмдә "Арча хәбәрләре" газетасыннан һәм "Арча" телевидениесеннән дә кунаклар катнашты.
-
"Күңелле стартлар" 21.02.2013

21 нче февраль көнне башлангыч класс укучылары арасында "Күңелле стартлар" уены үткәрелде. Уенда "Моряклар" һәм "Танкистлар" командалары көч сынашты.









