Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Уку елының соңгы линейкасы үтте. 28.05.2025

-
Мәктәп бакчасында язгы эшләр дәвам итә. 28.05.2025

-
27.05.2025

За нарушение правил езды на электросамокатах предусмотрена административная ответственность. С 2023 года эти популярные среди подростков и молодежи средства передвижения внесены в Правила дорожного движения.
В наших карточках собрали важную информацию о безопасном использовании самокатов.
Родители, прочитайте и обсудите их вместе с детьми перед покупкой или использованием электросамоката.
Помните, что безопасность – наша общая забота!
-
26.05.2025

Мошенники не дремлют!
Если вам пришло сообщение с просьбой «Продиктуйте код из смс», знайте - это одна из уловок для кражи ваших денег.
В карточках рассказываем, что делать в этом случае. Сохраняйте их и делитесь с родными. Чаще всего жертвами таких схем становится старшее поколение.
Будьте внимательны, защищайте не только свои финансы, но и здоровье!
-
Котлыйбыз! 24.05.2025

Мәктәбебезнең математика һәм география укытучысы Гарапшин Рәдиф Миннехановичны 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
-
Последний звонок 2025 24.05.2025

Вот и прозвенел последний звонок, который открывает перед вами новые пути. Пусть каждый шаг в жизни будет наполнен интересными открытиями и яркими впечатлениями. Идите по жизни уверенно, не бойтесь мечтать и ставить перед собой самые смелые цели. -
"Соңгы кыңгырау - 2025" 24.05.2025

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!
Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз! Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры. Мәктәптә сез белем алдыгыз, иҗади сәләтләрегезне күрсәттегез, үз карашларыгызны һәм фикерләрегезне якларга, туган җирегезне яратырга өйрәндегез. Болар барысы да сезнең өчен тормыш сынауларын җиңәргә ярдәм итәчәк кыйммәтле тәҗрибә. Сез киләчәк тормыш һәм һөнәри юлыгызны билгеләү кебек җитди һәм җаваплы сайлау алдында торасыз. Нинди генә өлкәдә хезмәт итсәгез дә, мәктәптә белем алу дәверендә сезнең янда булган, сезгә үсәргә ярдәм иткән, җан җылысын биргән, сезне кайгырткан, җиңәргә өйрәткән, үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәссез дип уйлыйбыз. Бүген алар сезгә зур өметләр баглый һәм үз хыялларыгызны гамәлгә ашыра алачагыгызга, тормышта югары дәрәҗәләргә ирешүегезгә ышана. Сезне һәрчак мәктәптә сыналган ныклы дуслык озата барсын, остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын. Алда - чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телибез. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз! Хәерле сәгатьтә! -
23.05.2025

Профсоюз оешмалары арасында җиңел атлетика буенча ярышлар үтте. Безнең мәктәптән Зайнуллин Х.Х. һәм Мухаметшина Э.Г. катнаштылар. Физик тәрбия укытучысы Хәйдәр Хәйруллович 2 нче урынга лаеклы булды. Котлыйбыз.
-
Эковесна 2025 23.05.2025

Эковесна 2025
Очистка прибрежных территорий — вклад каждого в чистое будущее!
8 неделя – «Чистая Вода» #эковесна
Учащиеся совместно с учителями провели субботник по уборке территории вдоль реки. -
“Кулъязмалар куя каләмем” 22.05.2025

Кәче мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Илгизә Шиһабиеваның “Кулъязмалар куя каләмем” китабының тулыландырылган варианты дөнья күрде. Бу китапка һәр сүзе “К” хәрефеннән генә башланган сүзләрдән хикәяләр, табышмаклар, кроссвордлар кертелгән.
Илгизә Яр Чаллы шәһәрендә “Көмеш кыңгырау дусларын җыя” дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә катнашты . Биредә газета белән хезмәттәшлек иткән яшь язучылар, иҗат итүчеләр җыелган иде. Сәхнәгә чакырып Илгизәгә “Көмеш кыңгырау” газетасының “Үзенчәлекле яшь язучы” номинациясендә җиңүче дипломы һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Мәктәп директорыбыз Әхмәтова Гүзәл Зөфәр кызы, физик тәрбия укытучысы Зәйнуллин Хәйдәр Хәйрулла улы һәм Илгизә “Арча” радиосында “Мәгариф чаткысы” радиотапшыруында катнаштылар. Яшь язучыбыз анда радио тыңлаучыларны үзенең китабы белән таныштырды, бер әсәрен укыды.
Кызның әсәрләре “Сабантуй” журналында һәм “Көмеш кыңгырау” газетасында басылып чыктылар. “Арча хәбәрләре” газетасы Илгизә турында язма бастырып чыгарды.
Китапның иганәчесе - Арчада яшәүче Фидәрис Җиһангиров. Ул балаларны бик ярата, ярдәмчел, тырыш һәм күңелле кеше, үрнәк әти. Бик зур рәхмәт сезгә!
Илгизә Шиһабиевага киләчәктә иҗади уңышлар телибез.










