муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Изгелек җирдә ятмас! 01.11.2016 Шушы балалар бакчасында тәрбияләнеп, үз эшен булдырган эшмәкәр Газизов Раил Марсель улы балалар бакчасы сабыйларын искиткеч матур урындыклар алып кайтып биреп куандырды. Нәниләребез күңеленә шәфкатьлелек, миһербанлылык орлыклары салып, кешелеклелек хисләре тәрбияләүдә аның бу игелекле гамәле үрнәк булып, нәни йөрәкләребездә онытылмыйча озак сакланыр.

-
Нәни Сөмбелә. 31.10.2016 Ахметова Илүзә районда уздырылучы "Нәни Сөмбелә" конкурсында катнашып, "Гүзәл Сөмбелә" номинациясе буенча грамота алып кайтты. Котлыйбыз!

-
Бүген бездә Сөмбелә бәйрәме 28.10.2016 Сөмбелә бәйрәме 22 сентябрьдә- көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителгән. Уңыш җыю тәмамлангач көзге чәчү беткәннән соң өстәлләрдә мул итеп сый- ризык әзерләнә, кешеләр өйдән – өйгә кереп күңел ачалар. Бәйрәмнең хуҗабикәсе- Сөмбелә исемле, алтын – сары толымлы кыз. Аның башында алтын башаклардан үрелгән тәкыя булган. Без дә бүген Сөмбеләне каршы алдык, шигырьләр сөйләдек, уйнадык, җырладык, күңел ачтык.

-
Көзге уңышлар 27.10.2016 Режим вакытындагы әңгәмәләрдә балалар белән көзге уңышлар турында сөйләштек. Сәламәтлекнең серләре – Яшелчә белән дуслык. Яшелчә, һәркем белгәнчә Витаминга бай ризык.

-
Кисеп ябыштыру шөгыле. 26.10.2016

Бүгенге шөгыль вакытында кайчы белән эшләүне ныгыттык. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары икегә бөкләп кисәргә өйрәнделәр. Нәтиҗәдә бер кисүдә ике филебез булды.
-
Ал кирәк, гөл кирәк.. 25.10.2016 Саф һаваның сәламәтлеккә дәва икәнлеген балалар дөрес аңлый. Шуңа күрә көн саен алар ачык һавада булалар. Күзәтүләрдән соң күмәк уеннарны балалар аеруча яратып уйныйлар.

-
Өстәл уеннары 24.10.2016 Бакчабызда балалар белән логик фикерләүләрен, игътибарлыкларын үстерү өчен өстәл уеннары уйныйбыз

-
Яшелчәләр - безнең рәсемдә 21.10.2016 Асхадуллиннар гаиләсе көзге яфракларны һәм яшелчәләрне туплап бик матур композиция ясаганнар. Рәхмәт аларга.

-
Керпе килде кунакка. 21.10.2016 Безгә бүген иртән иртүк кунак килде. Бу нәкъ тере шикелле керпене Ахмадуллиннар гаиләсе ясаган. Менә шулай әти-әниләр үрнәгендә тәрбияләнә балалар.

-
Конкурс гөрли 20.10.2016 Зәкиевлар гаиләсе искиткеч матур, эчтәлекле кул эше ясап җибәргәннәр. Әлбәттә инде бу күмәк эштә безнең Зәринәбезнең тырышлыгы да күренеп тора.




