муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Әлифба бәйрәмендә 19.04.2017

Бүген без мәктәпкә кунакка бардык. Беренче сыйныф укучыларын беренче зур җиңүләре - Әлифбаны уңышлы тәмамлаулары белән котладык. Мондый чаралар алдыннан җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерәбез.
-
Зоопарк ясадык. 18.04.2017

Табигатьтәге язгы үзгәрешләр турында сөйләшүне даими алып барабыз. Хайваннардагы үзгәрешләр турында әңгәмәләр аеруча җанлы темпта бара, чөнки авыл балаларының йорт хайваннары турында белемнәре бар.Конструкторлар белән эш вакытында без зоопаркка экскурсия ясадык. Анда нинди хайваннар яшәгәнен искә төшердек.
-
Г.Тукай шигырьләрен өйрәнәбез 17.04.2017 Ямьле яз җиткәч җылы яктан кошларкайтканда,елмаеп кояш көлгәндә ,һәр ел саен без Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Тукай -татар халкының талантлы шагыйре.Ул балалар өчен әкиятләр,җырлар.шигырләр язган.Без бүген Гали һәм Кәҗә шигырен өйрәндек.

-
Кисеп ябыштыру шөгылендә 14.04.2017 Тирә-юнь белән танышу шөгылендә кисеп ябыштыру эшләрен кызыксынып эшләдек. Саф һавада күзәтүләр вакытында бакчабыздагы каен агачларын күзәттек. Язгы агачларны, яз хәбәрчеләре - каргаларның ояларын кисеп ябыштыру шөгылендә дөрес итеп тасвирларга тырыштык. Балалар матур, чиста-пөхтә эш алымнарын кулландылар.

-
Уеннар 13.04.2017 Иртәнге уеннарны балалар бик яратып уйныйлар. Бүген алар конструкторлардан эш кораллары ясадылар. Мондый уеннар балаларның күзәтүчәнлекләрен үстерә.

-
Космонавтика көне 12.04.2017

Бүген иртәнге әңгәмәләр Космонавтика көненә багышланды.12 нче апрель – космонавтиканың туган көне. Моннан 47 ел элек, дөньяда беренче мәртәбә бортына кеше утырткан “Восток” космик корабле Җир тирәли орбитага чыгарылды. Ул җир шарын 108 минут эчендә әйләнеп чыкты. Галәмнең очсыз-кырыйсыз киңлекләрен беренче булып очучы-космонавт Юрий Гагарин күрә. Шушы вакыйгадан соң бу көн Космонавтика көне итеп билгеләп үтелә.
-
Табигать могҗизалары 11.04.2017 Бүген без язгы үзгәрешләрне күзәтү максатыннан су буена бардык. Елгадагы бозның суга әйләнгәнен карадык, язгы ташуның куркыныч икәнлеге турында сөйләштек. Ә әвәләү шөгылендә яр буенда үскән тал песиен ясадык. Үз эшләрен күреп балалар куандылар.

-
Читек бизибез 10.04.2017 Читек бизибез.Читек милли аяк киеме,татар читекләрен әбиләребез яратып кигәннәр Аны йомшак күннән теккәннәр. Бизәк төшкән итекләрне Читек диеп йөрткәннәр Аларны татар кызлары Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

-
Тиздән мәктәпкә! 05.04.2017

Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар бик тырышып 20 гә кадәрге саннарның составын өйрәнәләр.
-
Кыш белән саубуллашабыз! 03.04.2017 Язның беренче ае үтсә дә, кыш китәргә җыенмый эле. Бүген саф һавада уеннар вакытында елга буен күэтергә бардык. Кыш китәргә ашыкмаса да елга бозлардан арына башлаган инде.




