муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
Телефон: | |
E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Төзүчеләр булдык 06.09.2017 Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән төрле зурлыктагы йортлар төзедек.Балалар бик кызыксынып эшләделәр.Төзүче һөнәренең авыр да, мактаулы да икәнен искә төшердек
-
Бәйрәм белән! 04.09.2017 Озак яллардан сон бүген кабат бакчабызга җыелдык. Һәрберегезне уку елы башлану белән тэбрик итәбез!
-
Сау бул, бакча! 26.05.2017 Буген безнең балалар бакчасында зур бәйрәм, мәктәпкә баручыларны озату кичәсе булды. Аларга киләчәктә зур уңышлар телибез.
-
Без походта 24.05.2017
-
Тирә-юньне күзәтәбез 22.05.2017 Тирә юнь белән танышу шөгылен авыл буенча сәяхәттә үткәрдек. Юлыбызда очраган үсемлекләрне, кошларны һәм агачларны күзәттек без.
-
Конкурста катнаштык 19.05.2017 Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Фәхретдинова Рәзилә Арчаның 1 нч балалар бакчасында үткән " Юный полиглот" конкурсында уңышлы чыгыш ясап,диплом алып кайтты. Җиңүен белән котлыйбыз сине, Рәзилә!
-
Мәктәпкә әзерелек. 04.05.2017 Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәр шөгыль белән кызыксыналар, чөнки тиздән мәктәпкә барасы бар. Алар күп белергә омтылалар. Менә бүген дә математика шөгылендә алар зурлык тамгасын файдаланып, саннарны чагыштырдылар. Рәсемнәр белән дә алган белемнәрен ныгыттылар.
-
Сәяхәткә чыктык 02.05.2017 Яз җитү белән авыл буенча сәяхәткә чыктык. Максатыбыз - авылдашыбыз, авыл хуҗалыгы министры Әхмәтов Марат Готыф улы салдырган - күп еллар элек шул нигездә яшәгән, озак еллар авылыбызда мулла вазифасын башкарган Фидай бабай нигезенә салынган мәчеткә бару иде. Балалар тәрбияче сөйләгәнне кызыксынып тыңладылар, тәртипле, әдәпле булырга кирәклеген аңладылар. Сәяхәт барыбызга да бик ошады.
-
Килер буыннарга мирас булып, синең эзләр калыр бу якта... 27.04.2017 Апрель ае дөнья яшәргән чак Бүләк иткән безгә Тукайны. Олы бәйрәме ул бар халыкның Көтеп алабыз без бу айны. Тукай үлгән диләр.Үлмәгән ул Мәңге яшәр безнең күңелдә. Шигъриятнең якты йолдызына Дан җырларбыз бәйрәм көнендә. Бүген балалар бакчасында зур бәйрәм.- Тукай туган көн билгеләп үтелде. Бәйрәм китапханә, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп коллективы катнашында бик җанлы үтте. . Балаларның чыгышлары һәркемдә соклану хисләре уятты. Әле кечкенә булсалар да, балаларның Тукай иҗаты белән кызыксынулары күренеп тора.Бәйрәмгә әкият геройлары да килгән иде. Бу әкиятләр аша балалар акыллы, тәртипле, тырыш булырга кирәклеген аңладылар.
-
Тукай әкиятләренә ияреп.. 26.04.2017 26 апрельдә татар халкының иң яраткан шагыйре, “Туган тел” шигыренең авторы Г.Тукайның туган көне. Тукайны, аның Шүрәлесен, Су анасын белмәгән кеше юктыр.Бүген кечкенәләр төркеме Габдулла Тукайның әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.