• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное учреждение «Управление образования» исполнительного комитета Арского муниципального района Республики Татарстан/Арча муниципаль районы "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422000, РФ, Республика Татарстан, г.Арск, ул.Вагизовых, д.11
Телефон: +7(843)-663-24-98
E-Mail: arsk.rono@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МУ "Управление образования" исполнительного комитета Арского муниципального района
Руководитель: Мухамадияров Рамиль Данилевич
Год основания учреждения: 2006

Новости

22 апрельдән 25 апрельгә кадәр Казаныбыз тел мохитенә чумды.

Опубликовано: 26.04.2018

“Татар теле һәм әдәбиятын яратмыйча мөмкин түгел, ул шундый матур тел! Шушы телнең матурлыгын тоя белүчеләр — үзебезнең милләт кешеләре генә түгел, монда японнар да, үзбәкләр дә бар. Алар өйрәнү җаен тапканнар. Димәк, безнең тел мәңге яши, мәңге үсә, аны яшәтүдә сезнең өлешегез, һичшиксез, зур», — дип сәламләгән иде яшьләрне Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин VI халыкара олимпиада ачылышында.

Anchor25 нче апрель көнне М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында “Илһам” Бөтенроссия яшь иҗатчылар бәйгесе җиңүчеләрен  бүләкләделәр. Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан оештырылган бәйгегә нәтиҗә ясалды. “Илһам” бәйгесендә  Арча районыннан телне, әдәбиятны сөюче яшь иҗатчыларыбыз:  Арчаның 5 нче гимназиясенең  11 нче сыйныф укучысы Сабирова Алия – 1 нче урын,  Арчаның 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Мостафина Камилә – 3 нче урын яулады. Яшь иҗатчыларыбызның иҗат чишмәләре саекмасын, әдәбият күгендә  якты йолдыз булып янсыннар.

Шулай ук татар теле һәм әдәбияты буенча VI халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Дөньяның төрле илләреннән, Россия төбәкләреннән килеп, татар теленнән белемнәре буенча көч сынашкан укучылар һәм студентларны мәгариф һәм фән министры Борһанов Рафис Тимерхан улы тәбрикләде. Ул Олимпиаданың һәммәсе өчен зур бәйрәм булуын билгеләп узды. Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Олимпиадага килгәннәрнең һәммәсен дә җиңүчеләр дип атады. "Сез хөрмәткә лаек егет һәм кызлар. Уй-фикерләрен чиста итеп татар телендә җиткерә белгәннәрдән нинди зур өмет! Язмышыгызда, киләчәк профессиональ тормышыгызда бу тел, Олимпиадага килүегез тормышыгызда зур урын алып торыр дип ышанабыз".

 

22 - 25 нче апрель көннәрендә Казанда узган татар теле һәм әдәбияты буенча VI халыкара олимпиада да  барлыгы 460 укучы һәм студент көч сынашты.

Олимпиада Россия субъектларында һәм чит илләрдә татар теле һәм әдәбияты белемен, татар мәдәниятен үстерү һәм саклау өчен шартлар тудыру максатыннан уздырыла. Татар теленнән белемнәрен Татарстаннан 216, Россиянең 26 төбәгеннән 92, 13 чит илдән 30 укучы һәм студент, Россиянең якшәмбе мәктәпләреннән 16 укучы, Татарстан һәм Россия субъектларыннан 50 студент катнашты. Бу татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары, татар теле һәм әдәбиятыннан интернет-тестлаштыру һәм әңгәмәләрдә катнашучылар. Халыкара олимпиадада безнең Арча районыннан 3 укучыбыз җиңүче булды. Менә алар:  Арча шәһәре 7 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Хаева Алсинә - 1 нче урын (Укытучысы: Фәйзуллина А.М.);  Яңа Кенәр урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Аксакова Миләүшә – 2 нче урын (Укытучысы: Нигматуллина Л.С.);  Яңа Чүриле урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гибаева Зилә – 2 нче урын (Укытучысы: Хәйруллина Г.Р.).

Укучыларны һәм укытучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!

Милли мәгариф өчен җаваплы методист:Мостафина Энҗе Габдулатҗан кызы



К списку новостей