Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апастовская средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов» Апастовского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Апас урта гомуми белем бирү аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе”гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422350, РТ, Апастовский район, пгт. Апастово, ул. Красноармейская, д. 65 |
| Телефон: | +7(843)-762-15-61 |
| E-Mail: | Apastovskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апастовская СОШ" |
| Руководитель: | Зиятдинова Гузелия Сагитовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 696 |
| У нас учат: | 59 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апастовская средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов» Апастовского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Апас урта гомуми белем бирү аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе”гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Татарча диктант. 24.04.2026

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. 24нче апрель көнне Апас урта мәктәбенең 8В һәм 10А сыйныф укучылары унберенче Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясендә катнаштылар. Диктант бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды. Шуңа күрә төп текст алдыннан «Туган тел» язылды. Соңгы елларда акция 26 илдə һəм Россия Федерациясенең 73 төбəгендə яшəүче миллəттəшлəребез катнашында уза.
-
"Шигъриятнең якты йолдызы" 24.04.2026

24 апрель 8-10 нчы сыйныф укучылары өчен "Шигъриятнең якты йолдызы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Чара Г.Тукайның тууына 140 еллыгына һәм Туган тел атналыгына багышланды. Әдәби-музыкаль чара чит төбәкләр белән хезмәттәшлек кысаларында, Красноярск өлкәсе Елга төп гомуми белем бирү мәктәбе, Ставрополь өлкәсе Кече Барханчак урта мәктәбе белән туры элемтәдә барды. Милләттәшләребез Апас мәктәбе укучыларының сәхнәләштергән шигырьләрен, татар һәм рус халык биюләрен, Г.Тукайның шигырьләренә язган җырларын күрсәттеләр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтшина Г.Г. җитәкчелегендә 5нче Б сыйныф укучылары кичәне үзенчәлекле һәм эчтәлекле итеп уздырдылар.
-
«Сәләткә нур булган йолдызлар» 23.04.2026

9 нчы Б сыйныф укучысы Габитова Резеда Ф. Латыйфи исемендәге XV "Сәләткә нур булган йолдызлар" ачык республикакүләм әдәби конкурсында 2 номинациядә ("Каһарман шагыйрь" һәм "Бөек Биләр рухы яши күңелдә" дигән номинацияләр) 2 нче урыннар яулады. Киләчәктә дә Резедага зур уңышлар телибез. Җитәкчесе туган(татар) теле һәм әдәбият укытучысы Сафиуллина И.И. Афәрин!
-
«Без - Тукайлы халык» акциясе
22.04.2026
20-25 апрель Апас мәктәбендә Туган тел атналыгы уздырылды. Ул 26 апрель татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафиуллина Э.Д. җитәкчелегендә 10Б сыйныф укучылары белән «Без - Тукайлы халык» ВК социаль челтәрдә, Max группысында акция оештырылды.
-
День ГТО 21.04.2026

Сегодня в Апастовской средней школе с размахом прошёл день ГТО. Ученики II, III, IV и V ступеней сдавали нормативы: отжимания, прыжки, поднимание туловища. Цель — проверить себя и получить заветный знак отличия.
-
"Туган ягымның җирле үзидарә тарихы" дигән X Бөтенроссия конкурсы призёрлары 21.04.2026

Апас урта мәктәбенең 4 нче А сыйныфы укучылары Рамзан һәм Солтан Хәсәновлар "Туган ягымның җирле үзидарә тарихы" дигән X Бөтенроссия конкурсында катнашып, Мәскәүгә чакыру алдылар. Проект эшләрен 18- 21 нче апрельдә Мәскәүдә мәртәбәле жюри алдында якладылар. Ә проект эшләре исә, Хәсәновлар гаиләсенең тамырлары барып тоташкан Дәвеш авылы җирле үзидарәсенә багышлана. Укучыларыбыз әниләре Люция Хәсәнова җитәкчелегендә 18 гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр булган авыл тарихы турында чыгыш ясадылар. Бүләкләү тантанасы Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасы Федераль җыены Союзлар йортының Колонналар залында узды. Бертуган Хәсәновлар 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
-
"Без Тукайлы халык" 20.04.2026

20 нче апрель Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан туган тел атналыгы башланды. 1-2 сыйныф укучылары катнашында "Без Тукайлы халык" исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Укучылар Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр,җырларын җырладылар.
-
«Габдулла Тукай исемендәге Бөтенроссия нәфис сүз» бәйгесе 20.04.2026

Муниципаль турның җиңүчесе, Апас урта мәктәбеннән 5нче Б сыйныфы укучысы Фәйзуллин Илмир (җитәкчесе татар теле һәм әдәбият укытучысы Гомәрова Рания Әхәт кызы) 20нче апрельдә Галиәскәр Камал театрында Казан шәһәрендә «Габдулла Тукай исемендәге Бөтенроссия нәфис сүз» бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап кайтты. Афәрин! Зур уңышлар сиңа Илмир!
-
Тотальный диктант-2026 18.04.2026

18 апреля ученики 9, 10, 11 классов Апастовской средней школы приняли участие в образовательной акции «Тотальный диктант», объединившей тысячи участников по всему миру. Девиз просветительской Акции: писать грамотно – это модно! Цель акции — доказать, что грамотность нужна каждому, а русский язык может быть увлекательным.
Автором текста в этом году стал прозаик Алексей Варламов. Он посвятил диктант истории семьи Александра Пушкина — в центре внимания оказались судьбы предков поэта. Текст диктанта носил название «Наперсница волшебной старины» и был посвящён бабушке А.С.Пушкина Марии Алексеевне Ганнибал, сумевшей разглядеть в юном поэте драгоценные черты и ставшей для него первой музой.
-
Тукай – неугосимая звезда! Тукай-сүнмәс йолдыз ул! 14.04.2026

В школьной библиотеке открыта выставка «Тукай - неугосимая звезда!», посвященная 140 – летию со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая (1886 -1913). На выставке представлены книги, которые знакомят читателей с разными гранями таланта Тукая. Это и его знаменитые сказки, и лирические стихотворения, в которых звучат вечные темы добра и чести. Посетители могут не только взять понравившиеся книги, но и узнать больше о непростой, но яркой судьбе поэта.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан мәктәп китапханәсендә «Тукай – сүнмәс йолдыз ул!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә шагыйрьнең танылган шигырьләре, балалар өчен язган кызыклы әкиятләре, шулай ук тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан китаплар да урын алды.












