Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Каратунский детский сад «Гульчечек» Апастовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422340, Республика Татарстан, Апастовский район, ст. Каратун, ул. Строительная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-763-27-00 |
| E-Mail: | Munira.Cadrieva@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Каратунский детский сад «Гульчечек» Апастовского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Садриева Мунира Исхаковна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 54 |
| У нас учат: | 5 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Каратунский детский сад «Гульчечек» Апастовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
"Хуш бакчам, исәнме мәктәп!" 30.05.2016

Бүген бакчабызда зур бәйрәм - мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларының бакча белән хушлашу көне булды. Без бакчабызның иң акыллы, иң уңган балаларын мәктәпкә белем алырга озаттык.
-
Балалар Сабан туе 29.05.2016

Бүген Апаста балалар өчен матур бәйрәм - Сабан туе оештырылды. Әлеге бәйрәмдә безнең бакча балалары да үз чыгышлары белән кунакларны каршы алуда катнаштылар.
-
"Портфельләр алып кулга, чыгабыз озын юлга..." 29.05.2016

Бүген балалар Сабан туенда мәктәпкә керүче балаларга портфельләр өләштеләр.
-
Чираттагы семинар 18.05.2016

Бүген, безнең балалар бакчасында "Балалар бакчасы һәм ата-аналар арасындагы аңлашу күпере" дип исемләнгән тәрбиячеләр семинары узды. Семинарда төрле балалар бакчасы тәрбиячеләре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Тәрбиячебез Миннуллина Люция Әмир кызы да "Каратун "Гөлчәчәк" балалар бакчасында әти-әниләр белән эш тәҗрибәсе" темасына чыгыш ясады.
-
Мастер-класс 18.05.2016

Бүген үткән тәрбиячеләр семинарында "Каратун "Гөлчәчәк" балалар бакчасы" тәрбиячеләре Вильданова И.Р. һәм Миннуллина Л.А. матурлыкны күрә белергә өйрәтү максаты белән ясалма чәчәкләрдән картина тудырдылар- тәрбиячеләргә мастер-класс күрсәттеләр.
-
Менә тагын килде ҖИҢҮ көне!!! Аннан бөек бәйрәм бармы соң? 09.05.2016

Елдагы традицияне дәвам итеп, быел да безнең бакча коллективы һәм балалары Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митингка җыелды. Балалар сугыш турында шигыьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Һәм, әлбәттә, яу кырында ятып калганнар хөрмәтенә венок та куелды.
-
Бакчага чәчәкләр утырту эше дәвам итә 07.05.2016

-
"Ак калач, ак калач..." 05.05.2016

Инзиләнең туган көненә
Без пешердек ак калач;
Менә шулай ул биек,
Менә шулай тәбәнәк;
Менә шуның киңлеге.
Менә шуның тарлыгы;
Ак калач, ак калач,
Теләгәнеңне сайлап кач! -
Семинар-практикум 28.04.2016

В МБДОУ "Апастовский детский сад общеразвивающего вида"Солнышко" состоялся семинар-практикум для воспитателей ДОУ на тему: "ФГОС ДО: точки роста". В этом мероприрятии присутствовала воспитатель и нашего ДОУ - Миннуллина Л.А.
-
"26 апрель - Габдулла Тукай туган көн" 26.04.2016

Бүген "Каратун "Гөлчәчәк" балалар бакчасы"нда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган "Без - Тукай шәкертләре " исемле бәйрәм чарасы үтте. Һәр группа балалары да Г.Тукайның шигырьләрен матур, сәнгатле итеп сөйләп бирделәр, җырларын җырладылар, ә зурлар төркеме балалары Тукай әкиятләреннән торган аерым күренешләрне һәм кайбер шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бәйрәм чарасы күңелле үтте.






