Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Каратунский детский сад «Гульчечек» Апастовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422340, Республика Татарстан, Апастовский район, ст. Каратун, ул. Строительная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-763-27-00 |
| E-Mail: | Munira.Cadrieva@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Каратунский детский сад «Гульчечек» Апастовского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Садриева Мунира Исхаковна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 54 |
| У нас учат: | 5 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Каратунский детский сад «Гульчечек» Апастовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
23нче февраль-Ватанны саклаучылар көне! 22.02.2023

Илебез тарихында халкыбыз күңеленнән мәңге җуелмас бәйрәмнәр бар. Шуларның берсе-23 февраль-Ватанны саклаучылар көне. Ул - көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Бакчабызда әтиләребезне, абыйларыбызны бәйрәм белән котладык.
Котлы булсын, әтиләр,бәйрәм көнегез.
Без барыбыз да шул теләктә.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзегез,
Шатлык өсти безнең йөрәккә.
Тормышта сез ныклы терәксез,
Безнең өчен һәрчак кирәксез!
-
День защитника отечества/Ватанны саклаучылар көне 22.02.2023

Сегодня в преддверии Дня защитника Отечества в детском саду прошел утренник с участием пап, дедушек воспитанников. И главный мотив нашего праздника - подчеркнуть роль папы в воспитании каждого ребенка. Поэтому, мы сегодня поздравили пап нашего детского садика, порадовали их стихами, песнями и конечно предоставили им возможность показать свою ловкость, силу.
-
Туган тел бәйрәме! 21.02.2023

Бүген бакчабызда туган тел бәйрәме!
Туган телебезне балаларыбызга өйрәтү,аңа карата мәхәббәт тәрбияләү, бездән зур осталык, түземлелек сорый. Безнең бурыч-балаларда милли үзаң, горурлык хисләре булдыру, иң мөһиме әхлаклы шәхес тәрбияләү.
Балаларыбызны милли традицияләр, бәйрәмнәр,бөек кешеләр белән таныштыру максатыннан Туган тел бәйрәмен уздырдык. Бу чарада балалар милли җырлар җырладылар, биюләр башкардылар, милли уеннар уйнадылар һәм туган телләрендә бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Әти-әниебезнең безгә биргән бүләген- туган телебезне кечкенәдән кулланып, хөрмәтләп яшик!
-
Туган телем-иркә гөлем! 20.02.2023

Уртанчылар төркемендә "Туган тел" атналыгы дәвам итә.Алар бүген Г.Тукайның "Шурәле" әкиятен карадылар.Шул уңайдан милли уеннар,халык авыз иҗаты әсәрләре өйрәнелде.
-
Китаплар карадык 20.02.2023

Китап уку элек-электән кеше күңелендә иң җылы хисләрне тудыручы , матурлык, яхшылык, яктылык уятучы, кеше булырга өйрәтүче булып тора. Баланың яшь үзенчәлегенә карап , аларга китапны дөрес итеп сайлап алу мөһим бурычларның берсе булып тра. Рәсемле китаплар карау баланың фантазиясен баета. Балаларда белем чыганагы буларак китапка кызыксыну булдыру, сорауларга тулы җавап бирергә, сүзләрне ачык итеп әйтергә өйрәтү;китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатыннан без дә балалар белән китаплар карадык.
-
Район тәрбиячеләр семинары 16.02.2023

Бүген Дәвеш "Сандугач" балалар бакчасында район тәрбиячеләренең семинары булды.Анда безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Миннуллина Люция Әмир кызы катнашты.
-
Муса Җәлил-патриотик шагыйрь 15.02.2023

Муса Җәлил-ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да!
Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый.Аның көрәше һәм эшчәнлеге -күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге. Шуңа күрә бакчада тәрбияләнүче балалар белән шагыйрьне һәр ел саен искә алабыз. Бүген дә Муса Җәлил иҗатына багышланган викторина үткәрдек.
-
Матрешкалар 13.02.2023

Бүген кечкенәләр төркеме балалары матрешкалар белән танышты.Максат:
Балаларны халык иҗат иткән уенчыклар белән таныштыруны дәвам итү,матрешкаларны ачарга һәм дөрес итеп җыярга өйрәтү;сүз байлыгын киңәйтү һәм активлаштыру, балаларны үзләренә әйтелгән сүзләрне тыңларга күнектерү. Сорауларга җавап бирү осталакларын үстерү.Уенчыкларга карата сакчыллык тәрбияләү.
-
"В мире профессий" 13.02.2023

С 13 по 18 февраля, в младше-средней группе идет неделя "В мире профессий" целью которой было расширить у детей знания и представления о профессиях, в том числе и профессиях своих родителей.
-
"Хәрби танклар" 13.02.2023

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары пластилиннан "Хәрби танклар"әвәләп ясадылар.Максат:
Танк өлешләрен ясарга өйрәтү,предметның кайбер өлешләрен сыгылмалы таякчык белән ясау күнекмәсен формалаштыруны дәвам итү; Россия Хәрби көчләре турындагы күзаллауларны киңәйтү.






