Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Альмендеровский детский сад «Бэллуки» Апастовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, Республика Татарстан, Апастовский район, с. Альмендерово, ул. Победа, д. 2 |
| Телефон: | 8(843)76 39652 |
| E-Mail: | Tansylu.Hafizova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Альмендеровский детский сад "Бэллуки" |
| Руководитель: | Хафизова Тансылу Фирдаусовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 10 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Альмендеровский детский сад «Бэллуки» Апастовского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Безнең гаилә-тату гаилә! 10.03.2023

8 нче март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан балалар бакчасында "Безнең гаилә-тату гаилә" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды. Әниләр төрле сынаулар үттеләр, гаиләдә Әни кешенең роле буенча гореф-гадәтләрне, йолаларны искә төшерделәр. Балаларга бишек җыры җырлау, бәбиләрне ак биләүгә биләү, балаларына кушылган исемнәренең мәгънәләрен аңлату һ.б. Ә соңыннан балалар әниләрен котлап җырлар җырладылар, биюләр биеделәр, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Туган телем-иркә гөлем! 22.02.2023

21 нче февраль Халыкара туган тел көне. Без туган тел атналыгында төрле чаралар үткәрдек. Бөек шагыйрләрнең шигырьләрен укыдык, рәсемнәр ясадык. Татар халкының гореф -гадәтләрен, җырларын,биюләрен, уеннарын искә төшердек.
-
Әтиләргә бүләк. 20.02.2023

Ватанны саклаучылар көне якынлашуы уңаеннан балалар тырышып бүләкләр әзерләделәр. Кисеп-ябыштыру шөгелендә әтиләренә төсле кәгазләрдән очкычлар ясадылар. Балаларның үз куллары белән ясаган бүләк иң зур, иң кадерле бүләк ул.
-
Җиңү белән кайтыгыз! 17.02.2023

Ватанны саклаучылар көне якынлашу уңаеннан балалар илебез тынычлыгын сакларга, якларга киткән абыйларга. әтиләргә рәсемнәр ясадылар. Аларны бәйрәм белән котладылар, исән-сау кайтуларын теләделәр.
-
Даң сиңа Муса Җәлил! 15.02.2023

Бүген 15нче февраль татар халкының бөек улы, батыр шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Без балалар белән аның иҗатын, тормыш юлын, батырлыкларын искә төшердек, балаларга язган шигырьрен укыдык. Ул безнең йөрәкләребездә мәңге сакланыр.
-
Пожарная безопасность. 01.02.2023

Сегодня наш детский сад посетил старший дознаватель межрайонного отдела надзорной деятельности и профилактической работы, капитан внутренней службы Шафигуллин Илшат Хабибуллович. Илшат Хабибулович провел профелактическую беседу о проведении мероприятий по профилактике нарушений обязательных требований пожарной безопасности. С сотрудниками и воспитанниками провел противопожарный инструктаж.
-
Янгын куркынычсызлыгы, 23.01.2023

Бүген балалар бакчасына Әлмәндәр бүлекчәсе командиры Галимов И.И. балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрде. Янгынны ничек булдырмаска, янгын вакытында узеңне ничек тотарга, ничек хәбәр итәргә? Бу һәм башка сорауларга балалар күп мәгълүмат алдылар.
-
Бүген бездә Яңа ел бәйрәме! 27.12.2022

Бүген безнең бакчабызда зур бәйрәм- Яңа ел бәйрәме. Балалар бик зур түземсезлек белән бу бәйрәмне көтеп алдылар, тырышып әзерләнделәр. Кыш бабайга матур шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнделәр. Яңа ел бары тик шатлыклар, куанычлар гына алып килсен. Бәйрәм белән барыгызны да!
-
Чыршыкай-матуркай! 20.12.2022

Рәсем ясау шөгелендә балалар узенчәлекле буяу төре белән таныштылар. Табигать материалларын кулланып рәсем ясау. Чыршы күркәләрен буяп. бизәп, үзенчәлекле, матур, кечкенә чыршыкайлар килеп чыкты.
-
Кисеп ябыштыру эшчәнлеге 07.12.2022

Бүген кисеп ябыштыру шөгелендә балалар чыршы ясауның яна төрләрен, алымнарын кулланып, үзенчәлекле чыршы ясадылар.Кайчыны ничек тотарга, ничек дөрес кисәргә, үзеңне ничек тотарга? Куркынычсызлык кагыйдәләрен шөгель башында ук искә төшерделәр. Бу чыршыкайлар белән балалар бүлмәне бизәделәр.






