МБДОУ «Азбабинский детский сад «Сказка» Апастовского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МББУ "Акхужа" "Сказка" балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422323, Республика Татарстан, Апастовский район, д. Азбаба,ул.Интернациональная,дом 114 |
Телефон: | +7(843)-763-56-15 |
E-Mail: | azbabadou@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Азбабинский детский сад "Сказка" |
Руководитель: | Хайруллина Лилия Эриковна |
Год основания учреждения: | 2004 |
У нас учатся: | 10 |
У нас учат: | 2 |
Балалар бакчасы турында яңалыклар.ВСЕ новости детского сада
Кисеп ябыштыру"Гашыйклар көненә"./Аппликация." День святого Валентина"
Опубликовано: 12.02.2019Әлеге бәйрәмне икенче төрле Изге Вәли көне дип тә йөртәләр. Бу көнне гашыйклар бер-берсенә чәчәкләр, шоколад конфетлар, йомшак уенчыклар, шарлар һәм бәйрәм символы булган «валентинкалар» бүләк итәләр. Изге Валентин (татарчалаштырып Вәли) кем соң ул? Бәйрәм кайдан килеп чыккан?Ерак Урта гасырларда Рим императоры Клавдий II шундый указ чыгара: ир-егет кыюлык һәм батырлык күрсәтеп сугышсын өчен, аңа өйләнү тыела, ә хатын-кызга кияүгә чыгу - хәрам эш итеп табыла. Валентинга (ул гади табиб булып эшләгән була) императорның мондый таләбе ошамый һәм ул качырып яраткан йөрәкләрне очраштырып, күрештереп тора. Без капчыкта ятмаган шикелле, Валентинның бу эше императорга билгеле була, аны үлем җәзасына хөкем итәләр. Төрмәдә үлемен көтеп яткан яшь егет төрмә сакчысының кызы Юлия белән танышып, аңа гашыйк була. Үлем алдыннан Валентин сөйгәненә мәхәббәтен аңлатып, «валентинка» - кәгазъ бите калдыра. Ахырда исә «Синең Валентин» дип тә өстәп куя. Тик Юлия әлеге язманы Валентинның үлеменнән соң гына табып укый ала. Ә үлем җәзасы исә нәкъ 14 февраль көнне 286нчы елда башкарыла.Бәйрәмнең ничек килеп чыгуы турында төрле-төрле легендалар яшәп килә. Изге Валентин көнен төрле илләрдә төрлечә каршы алалар.
Без бүген үзебезнен яраткан кешеләребезгә, якыннарыбызга бүләк әзерләдек.
К списку новостей