Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Апастовский аграрный колледж" / Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе "Апас аграр көллияте "
Визитная карточка
Адрес: | 422350, РТ, Апастовский район, п.г.т. Апастово, ул. Полевая, д. 3А |
Телефон: | +7(843)-762-13-56 |
E-Mail: | PU92@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАПОУ ААК |
Руководитель: | Нигматзянов Ильгизар Анисович |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 320 обучающихся |
У нас учат: | 20 инженерно- педагогических работников |
Новости Апастовского аграрного колледжа
"Татар егете-2024"
Опубликовано: 30.03.202430 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Шатлык» яшьләр үзәгендә Төбәкара «Татар егете-2024» бәйгесенең финалы булып узды. Бәйгедә финалга чыккан 8 егет көч сынашты.Алар өчен интеллектуаль ярыш, ирекле формада үзпрезентация, кадак кагу, кул көрәше, "Әгәр мин президент булсам... " дигән темага чыгыш ясау биремнәре әзерләнгән иде.
Гомумән, бәйгедә егетләрнең белемнәре, сәләтләре, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, җитезлекләре һәм тапкырлыклары бәяләнде. Әлеге дәрәҗәле бәйгедә безнең көллияттә мөгаллим булып эшләүче Гәрәев Булат Рәис улы уңышлы чыгыш ясады һәм "Иң көчле егет" номинациясендә җиңү яулады. Булат Рәис улын уңышлы чыгышы белән чын күңелдән котлыйбыз. Бәйгегә әзерләү өчен ярдәм күрсәткән укытучыларыбыз Нәбиуллина Р. Г. һәм Габитова А. Р. га рәхмәтебезне белдерәбез.
К списку новостей