Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Апастовский аграрный колледж" / Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе "Апас аграр көллияте "
Визитная карточка
Адрес: | 422350, РТ, Апастовский район, п.г.т. Апастово, ул. Полевая, д. 3А |
Телефон: | +7(843)-762-13-56 |
E-Mail: | PU92@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАПОУ ААК |
Руководитель: | Нигматзянов Ильгизар Анисович |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 320 обучающихся |
У нас учат: | 20 инженерно- педагогических работников |
Новости Апастовского аграрного колледжа
«Авыл яши-Деревня живет».
Опубликовано: 27.03.2024Район башлыгы Айрат Җиһаншин “Авыл яши” проектының мөһимлеген ассызыклап узды һәм яшьләрне районның киләчәге булырга чакырды.
“Безнең максатыбыз – көчле команда белән авылның үсешенә өлеш кертү. Бары сезнең активлыгыгыз, тырышлыгыгыз кирәк. Без һәрьяклап булышырга, киңәшләр бирергә әзер. Хәзерге вакытта барлык федераль һәм республика программалары эшли. Авылларга игътибар зур. Илнең нигезе авылдан башлана. Шуңа күрә авылның сулышын һәрдаим тоюны, проблемаларын өйрәнүне, чишелеш эзләүне, авылны саклап калуны, тулы куәтенә яшәтүне максат итеп куябыз”, - диде район башлыгы.
Яшьләр авылда калучыларга торак шартлары, ярдәм чаралары, эш урыннары турында сорауларын бирде.
"Авыл ул - безнең үткәнебезне, гореф-гадәтләребезне саклаучы урын. Кызганыч, соңгы вакытта авылларга караш үзгәрде. Авылны саклау өчен барыбыз да көч куярга, үз авылыбызда үзебез хуҗа булып яшәргә тиеш. Авылда үз эшебезне булдырырга мөмкинлек бар. Районда да үрнәк алырлык кешеләр күп.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин, аның тәҗрибәле командасы авыл тормышы өчен күп эшләр башкара. Эшләр өчен грантлар, субсидияләр бирелә", - ди Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев
К списку новостей