• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мурзинская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Морзалар урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422345, РТ, Апастовский район, с. Эбалаково, ул. Школьная д.1.
Телефон: +7(843)-763-76-16
E-Mail: Murzinskaya.Sosh@tatar.ru , murzino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Мурзинская СОШ"
Руководитель: Бадертдинов Рифат Акрамутдинович
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 64 (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 17

"Язмышлар язылганда" 11 сыйныф

"Язмышлар язылганда" И. Сәлаховның "Колыма хикәяләре", Г. Тавлинның "Афәт"  әсәрләрендә шәхес культы фаҗигасе. Бу фаҗиганең кеше тормышы өчен никадәр куркыныч икәнен әдәби әсәрдәге геройлар язмышы аша ачып бирү. Гаделлекне күрә, аңлый һәм дөрес бәяли белергә өйрәтү. 11 сыйнфта проект технологиясе кулланып үткәрелгән әдәбият дәрес.

Тема.         Язмышлар язылганда
                  ( И. Салаховның “Колыма хикәяләре” ,    Г.Тавлинның”Афәт”   
                    әсәрләрендә шәхес культы   фаҗигасе”.
                   11 сыйныфта проект тенологиясе кулланып   үткәрелгән
                    әдәбият дәресе)
 
 
Максат. 1.Әсәрдәге вакыйгалар һәм геройлар аша шәхес   культыфаҗигасен
                    ачу; гаделсезлекләрне күрә,  аңлый һәм дөрес бәяли белергә
                    өйрәтү.
               2. Балаларда сөйләм сәләтен үстерү, мөстәкыйльфикер   йөртүләрен
                    камилләштерү.
               3. Халкыбызның үткәненә, тарихына аңлы караш булдыру,
                     укучыларда шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре  тәрбияләү.
         
                
Җиһазлау. И.Салаховның “Колыма хикәяләре”, Г.Тавлинның “Афәт”
                    әсәрләре; китаплар күргәзмәсе;
                    әдипләребез турында  “Казан утлары” журналыннан публицистик 
                    материаллар; 
                    аудиомагнитофон, компьютер.
       
 
                                                           Дәрес барышы.
Кереш өлеш.
- Укучылар , сез елга ярына басып дулкыннарга карап торганыгыз бармы? Ярсу җилләр бу дулкыннарга килеп бәреләләр дә әле ярга китереп сылыйлар, әле елга эченә алып кереп китәләр, әле су тамчыларын зәңгәр күккә күтәрәләр. Без, кешеләр дә, тормыш диңгезенең дулкыннары бит. Язмыш җилләре безне дә әле бер, әле икенче ярга китереп сылый, әле күккә күтәрә, әле язмышның караңгы төпкеленә батыра. Була шундый кешеләр: язмыш богауларыннан ычкына алмыйча, тәгъдир хөкеменә буйсынучылар. Була шундый шәхесләр: үзенә язылган язмыш сынауларын җиңеп, сыгылмыйча, сынмыйча алга, биеккә күтәрелүчеләр. Мин Гури Тавлин белән Ибраһим Салаховны шундый шәхесләр дияр идем.
 
- Әйдәгез ,укучылар, без хәзер сезнең белән бу әдипләрнең тормыш юллары белән якыннан танышыйк әле.
(Сүз төркемнәргә бирелә. Алар әдипләрнең тормыш юллары белән таныштыралар.Презентация яклыйлар)
 - Сез бүген дәрескә бу әдипләрнең “Колыма хикәяләре”( Ибраһим Салахов), “Афәт” (Гури Тавлин) әсәрләрен өйрәнеп килдегез. Бу әсәрләр формасы белән дә, эчтәлеге белән дә моңарчы без белгән, укыган, анализлаган әсәрләргә ошамаган. Ни өчен, нәрсәсе белән ошамаган?
         (Укучылар җавабы)
- Әйе, әсәрнең нигезендә Сталинның шәхес культы фаҗигасе ята. Әдипләребез Г.Тавлин һәм И.Сәләхов - шәхес культы чорындагы гаделсезлеклрне үз җилкәсендә татыган шәхесләр.Шушы вәхшилекне халыкка, киләчәк буынга җиткерү максаты белән алар үзләренең ”Колыма хикәяләре”(И.Сәләхов), “Афәт”(Гури Тавлин) әсәрләрен иҗат иттеләр. Әсәрдә нинди проблема күтәрелә? Әсәрнең жанры, язылу тарихы белән киңерәк таныштырып китәргә кирәк.
     ( Укучылар җавабы. Әсәрнең проблемасы җәмгыйять белән шәхес арасындагы каршылык.)
- Ә эчтәлеген кыскача гына әйтеп бирергә уйласак, эчтәлеге нәрсә турында?
     ( Укучылар җавабы. Сталинның шәхес культы елларында, бер гаепсезгә төрмәгә утыртылган намуслы кешеләр турында дияр идек.)
-Ә кемнәр соң алар гаепсез кешеләр? Ни өчен, нинди сәбәпләр белән алар Сталинның караңгы төрмәләрендә җафа чигәргә мәҗбүр булганнар?  
           (Сүз төркемнәргә бирелә)
     -Әйе, Сталин режимы милли интеллигенция арасында исеме күзгә ташланырдай, акыллы, белемле, алдынгы карашлы кешеләрне ”Халык дошманы” дип кулга алган. Шушы кешеләрнең гомерен өч кешедән торган махсус “өчлекләр”хәл иткән.Ул елларда вәхшилекнең, җәбер золымның чиге булмый. Көне-төне сорау алулар, кыйнаулар, надзирательләрнең ерткычлыгы, концлагерьлардагы шартлар һ.б, һ.б.
 
--Безнең геройларыбыз бу рәнҗетелүләрнең барсы аша да уза. Әсәрдәге кайсы вакыйгалар бигрәк тә сезнең күңелләрегезне тетрәндерде?
 (Сүз төркемнәргә бирелә. Алар үз фикерләре белән таныштыралар)
- Күргәнегезчә, укучылар, авыр һәм газаплы була тоткыннарның тормышы. Ләкин тоткынлык тормышы нинди генә авыр булса да, безнең геройларыбыз башларын түбән имиләр, сатмыйлар, сатылмыйлар, хыянәткә бармыйлар, бер-берсенә ярдәм итеп, бер-берсен олылап, бер-берсенә рух биреп яшиләр. Әсәрдә бу кайсы эпизотларда күренә?
Әсәрне укыганда күңелдә шундый сорау туа. Тикшерүчеләр, төрмә җитәкчеләре арасында, колония башлыклары арасындабер генә дә мәрхәмәтле, сәяси тоткыннарны аңлаучы кешеләр булмадымы икәнни соң?
          (Укучылар җавабы)
     - Нинди генә авыр булса да , тән газабы онытыла , җан газабы авыр диләр. Безнең герйларыбыз өчен фаҗиганең иң зурысы, иң авыры нәрсә була?
( Укучылар җавабы. Иң авыр фаҗига: ышанычны югалту. Сталинга, партиягә, ил сәясәтенә. Ышанычларын югалтсалар да, аларның рухларын сындыра алмыйлар. Алар канлы куллы сорау алучылар белән горур сөйләшәләр.)
 -Сагыну. Кеше күңелендә туган сагыну хисе гомер-гомердән килә торган иң татлы хисләрнең берсе. Туган җирләрне сагыну, йөргән сукмакларны, урамнарны, әти-әнине сагыну. Ерак Себер җирләрендә бер авыз татарча сүз ишетергә тилмергән татар кешеләре өчен каяндыр, сихри бер дулкын булып, татарча җыр ишетелүе тоткыннарның сагыну хисен тагын да арттыра. Әсәрдәге шушы урыннарны укыганда сездә нинди фикерләр уянды?
     (Укучыларның җаваплары тыңлана)
-Авыр, газаплы, фаҗигале хәлләрдән соң, репрессия корбаннарын азат итә башлыйлар. Алар иректә. Бу ирек аларга тиз генә бәхет китерәме? Иреккә чыккач та аларны кочак җәеп каршы алалармы? Әллә фаҗига дәвам итәме әле?
     ( Укучылар җавабы тыңлана)
-Көзләрдән соң язлар килгән кебек, күп авырлыклар күргән геройларыбыз күгендә дә бәхет кояшы кабына. Аларның эшләре СССР югары судының хәрби коллегиясендә кабат карала һәм алар гаепсез дип табыла. Язмышларында язылган авырлыклырны җиңеп, гомерләренең көзендә алар ,үзләре әйткәнчә, ”кешечә” яши башлыйлар.
          - Ике әсәрдә бирелгән вакыйгалар арасында уртак яклар бар. Нинди уртаклык соң ул?
      (Укучылар җавабы тыңлана)
          - Ике әсәр дә уйландыра торган. Әсәрләрдәге вакыйгаларга карата күңелегездә төрле   фикерләр тугандыр. Нәрсә беләндер ризалашмагансыздыр, нәрсәдер сезне борчыгандыр бәлки?
       (Укучыларның фикерләре тыңлана)
Сталинизм- илебез халыклырының уртак фаҗигасе. Сталинрепрессияләре бер генә төбәкне дә, бер генә халыкны да читләтеп үтми
Бу авырлыкларны безнең райондашларыбыз да, авылдашларыбыз да үз җилкәләрендә күтәрәләр. Политик  репрессия корбаннары безнең районнан да булалар. Бу турыда  безгә укучылар сөйләп үтәр.                                                                                     
             ( Сүз төркемнәргә бирелә. Беренче төркем районыбызның “Туган як “ музееннан алган материаллар белән таныштыра)
Репрессияләрнең башы 20 нче еллар азагында ук  башлана.  Бувакытта  колхозга кермәүчеләрне репрессиялиләр.Аларны иң элек өйләреннән   куалар, аннары, кулаклар дип, себергә үк озату очраклары да була..
       (Икенче группага сүзне бирәбез. Авылдан җыйган материаллар белән таныштыралар. Бариев Хәлим абыйның ведиоязмасы тыңлана)  
       - Әйе, нинди зур, авыр, фаҗигале елларны үтә безнеңхалкыбыз. Кемнәрдер бу коточкыч хәлләрдән исән-имин чыга алдылар, кемнәрдер мәңгегә күзләрен йомдылар. Алар арасында татарның асыл егетләре—шагыйрьләр, язучылар, галимнәр дә бар иде. Гөрләтеп иҗат итеп яткан, үз эшләрен намус белән башкарган бу шәхесләр юк кына сәбәп аркасында юк ителәләр яки 10,15  елга Себергә озатылалар.   Менә аларның исемнәре. ( Экранда репрессияләнгән татар шагыйрьләре, язучылары рәсемнәре).Без укучылар бу язучы-шагыйрьләрнең кайберләре белән таныш, аларның әсәрләрен укыганыбыз бар. Бу исемнәргә карагач, күңелгә шундый шигырь юллары килә.( Шигырь укыла) Нинди генә авырлыкларга юлыксалар да, Кеше дигән бөек исемгә тап   төшермәделәр алар.
      Дөрес, репрессия корбаннарын аклыйлар, аларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен шактый гына эшләр башкарыла. Әмма үткәнне кайтарып булмый. Халык күңелендә тирән яралар кала. Шушы фаҗигане, ялгышны киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан, соңгы елларда репрессия вакыйгалары турында бик күп кенә әсәрләр язылды. А.Гыйләҗевнең “Йәгез, бер дога”,Р.Кәрәминең “Каргышлы этаплар”, Ф.Бәйрәмованың ”Кыңгырау”. Мондый хаксызлык, кешелексезлекне киләчәк буын белергә тиеш. Тарих онытылырга тиеш түгел. Тарихны онытсак, ул яңадан кабатланырга мөмкин, дигәннәр борынгылар.
    И.Сәләхов болай дип яза: ”Мин киләсе буыннар без кичергәннәрдән сабак алсыннар өчен яздым. Сак булыгыз, бу явызлык бүтән кабатланмасын!” Әйтерсең лә, бу сүзләр репрессия корбаннарының безгә мөрәҗәгате булып яңгырый. Әйе, тарих онытылырга тиеш түгел!
Дәресне түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә:
                
                 Беркемгә дә яшәү җиңел түгел,
                 Хакыйкать ул бик тирәндә ята.
                 Яшәү мәгънәсенә төшеник без
                 Узганнарга кабат кайта-кайта,
                 Ялгышларны бәреп вата-вата.
 
 
 
Өйгә эш. 1. Онытсак үткәнне, оныклар
                     Санламас бүгенге кадерен.  
                                                          М. Әгъләмов                               .                     
( Сочинение, нәсер яки хикәя язарга)