Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малококузский детский сад» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы АпасМуниципаль районы "Кече Куккуз балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | РТ Апастовский район дер.Малые Кокузы,ул Пушкина,дом 41/Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МББУ "Кече Куккуз балалар бакчасы" |
| Телефон: | +7(843)-763-11-02 |
| E-Mail: | Gulgena.Ravkatovna@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство просвещения Российской Федерации |
| Короткое название: | МБДОУ «Малококузский детский сад» Апастовского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сабирова Гульгена Равхатовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малококузский детский сад» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы АпасМуниципаль районы "Кече Куккуз балалар бакчасы" - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Ватанны саклау-ир-егетлэр кулында! 22.02.2023

23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде. -
21 февраль – Халыкара туган тел көне 21.02.2023

21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.
-
Аппликация «Лодки плывут по реке» 25.01.2023

Большинство детей очень любят заниматься в детском саду аппликацией. Ведь это маленькое чудо — выкладывать на листе какой-нибудь образ из бумажных деталей и прочих материалов. Малышей радуют яркие цвета, возможность самостоятельно располагать изображение на основе. В средней группе дошкольники начинают работать с ножницами, и творческий процесс становится ещё интереснее.
-
Матур голлэр устерэбез... 18.01.2023

Балаларга бүлмә гөлләре өчен кирәкле шартлар тудыру турында мәгълүмат бирүне дәвам иттек, аларга яктылык, җылылык, hава кирәклекне аңлаттык. Бүлмә гөлләрен тәрбияләргә өйрәтүне дәвам иттек, бергәләп эшләү күнекмәләрен ныгыттык. Хезмәткә уңай караш тәрбияләү, голләр үстерүгә кызыксыну hәм теләк уяттык.
-
Кошларга без ярдәм итик, аларсыз бит дөньяның бер чите китек… 16.01.2023

Без балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар , әти- әниләр ярдәме белән кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык - алар өчен җимлекләр ясадык. Җимлекләребез үзенчәлекле килеп чыкты. Без аларны бакчабыз тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек. Балалар тәрбияче апалары белән берлектә һәр көн саен аларга җимнәр сибәләр, кошчыкларның чөкердәшә-чөкердәшә җим чүпләгәннәрен сокланып күзәтәләр. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен без бик сөендек.
Кышын кошлар аеруча кызганыч. Шуңа да әлеге җан ияләренә карата бу игелекне бергәләшеп башкарсак иде. Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга шуны өйрәтү - саваплы бурыч бит. Һәрберебез кошларга аз гына булса да өлеш чыгарса, алар кышны җиңелрәк уздырыр иде.
Кыш җиттеме - кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
- Рәхим итеп ашагыз! -
Яна еллар белэн! 27.12.2022

Яңа ел белән дуслар! Эшләрегез һәрвакыт уң булсын, гөрләп алга барсын, күңелегездә булган мәрхәмәтлелек нуры җаннарыгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәп торсын. Йортларыгызга караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр кермәсен, бәла-каза килмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмәсен, гел балкып торсын!
-
Конкурс"Елочная игрушка" 23.12.2022

Залог успешного обучения – это развитие и активное использование детьми своих творческих способностей. Творческие дети не ограничиваются только лишь накоплением и усвоением знаний. Как правило, такие дети умеют на практике применять имеющиеся знания, и обладают важнейшим качеством не останавливаться на достигнутом. В нашей группе мы активно развиваем творческие способности детей через их участие в конкурсах, олимпиадах, фестивалях и других массовых мероприятиях. Стараемся привлекать ежемесячно всех детей с различными интеллектуальными и творческими способностями к участию в творческих и интеллектуальных конкурсах.
-
Конкурс"Лучшая новогодняя игрушка" 20.12.2022

Наши воспитанники с удовольствием приняли участие в районном конкурсе.
-
Энилэр бэйрэме! 26.11.2022

Эни!Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр!
-
Всероссийский экологический конкурс "Сбережем нашу планету" 10.11.2022









