Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Малоболгоярский детский сад"Карлыгач" Апастовского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МББУ"Кече Болгаер "Карлыгач"балалар бакчасы
Визитная карточка
| Адрес: | 422358, Республика Татарстан, Апастовский район, дер. Малые Болгаяры, ул. Школьная, д.4 |
| Телефон: | 8(843)76 39 232 |
| E-Mail: | mbdu.karlygach@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ" Малоболгоярский детский сад "Карлыгач" Апастовского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зайнуллина Нурания Сулеймановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 2 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Малоболгоярский детский сад"Карлыгач" Апастовского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МББУ"Кече Болгаер "Карлыгач"балалар бакчасы - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
1- июнь Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2015

Бу көнне Сабан туе аланлыгы гөр килеп торды, балаларның шат авазлары тынып тормады.Мәйданда алкышлар белән тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк , безнең балалар бакчасында тәрбияләнгән Данияр белән Дәлиягә дә "Свияга "берләшмәсе тарафыннан мәктәп кирәк - яраклары тутырылган сумкалар бирелде. Уңышлар сезгә балалар!
-
Озак еллар пешекче булып эшләүче Хәйртдинова Алия Габдулла кызы, "Мәгариф бүлеге" грамотасына лаек булды 29.05.2015

Котлыйбыз! Нәниләрне тәмле- тәмле ризыклар белән сыйлауыңны дәвам итүеңне теләп калабыз. .
-
Мәктәптә соңгы кыңгырау бәйрәме 23.05.2015

Безгә карагач,
Сезгә бик кызыктыр.
Без нинди кечкенә
Ә сез нинди зур.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына иң матур, иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
-
Без табигать балалары 21.05.2015

Төндә генә җылы яңгыр явып киткән,
Кышның соңгы суыкларын алып киткән.
Җир өстенә яз ямь - яшел келәм япкан,
Гөлчәчәкләр сары чәчәк аткан.
-
Алма бакчасына экскурсия 14.05.2015

Алма бакчасы авылыбызның истәлекле урыны. Яз саен алмагачлар шаулап чәчәк ата, Сабан туй бәйрәме гөрләп уза, көзен алмалары белән сөендерә. Алма бакчасын бик яратабыз.
-
Җиңү алып килде май 09.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митингта катнаштык.
Сугыш ялкыны безнең дөньяны
Чолгап алмасын яңадан.
Сакла,сакла тынычлыкны,
Дан тынычлыкка дан,дан,дан!
-
Балалар иминлеге атналыгында"Капитошка" ЮИДД отряды бүген бакчабызда кунакта булды 08.05.2015

Максат: балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен киңәйтү, юл йөрү билгеләрен һәм терминнар өйрәнүне дәвам итү.
-
Бакчабызда беренче чәчәкләр атты 07.05.2015

Чәчәкләр шатлык һәм матурлык чыганагы. Алар безнең тормышыбызны бизи, рухыбызны күтәрә, кешеләр арасында эчкерсез дуслык билгесе булып та тора.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җиңү эстафета"сын каршыладык 04.05.2015

-
Бакчабызда "И туган тел, И матур тел"- шигырь бәйрәме булды 28.04.2015

Максат: Балаларның г Габдулла Тукай иҗаты турындагы белемнәрен баету һәм камилләштерү; Тукай әкиятләре, шигырьләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, балаларда тырышлык, сабырлык, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү максатыннан бакчабызда "И туган тел, И матур тел" - дигән кичә булды. Балалар яраткан шигырьләрен сөйләделәр, Г.Тукайның тормыш юлы турында тыңладылар, әдәби викторина сорауларына җаваплар таптылар. Кичә "И туган тел" җырын җырлап тәмамланды.







