Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Тауская средняя общеобразовательная школа им. М.Х.Гайнуллина» Апастовского муниципального района Республики Татарстан.
Визитная карточка
Адрес: | 422341, РТ, Апастовский район, с. Кзыл - Тау, ул.Вахитова, дом 116 |
Телефон: | +7(843)-763-72-11 |
E-Mail: | kziltay@mail.ru, Kzyltauskaya.Sosh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кзыл-Тауская средняя общеобразовательная школа им. М.Х.Гайнуллина» |
Руководитель: | Хайбуллин Ильдар Усманович |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 30 учащихся |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Тауская средняя общеобразовательная школа им. М.Х.Гайнуллина» Апастовского муниципального района Республики Татарстан. - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Пробное ЕГЭ по русскому языку
08.02.2013
С целью качественной подготовки к проведению в 2013 году государственной (итоговой) аттестации обучающихся, освоивших основные общеобразовательные программы среднего (полного) общего образования, выявления выполнения требований к уровню подготовки обучающихся 11 классов, 20 февраля на базе Апастовской СОШ проводится пробное ЕГЭ по русскому языку. Начало 10.00 часов.
-
Әйләнә- тирәбездәге кошларны саклыйк һәм яклыйк!
08.02.2013
7- февраль көнне 7- сыйныф укучылары укытучылары Сафина Илсөяр җитәкчелегендә “Әйләнә- тирәбездәге кошларны саклау” максатыннан биология дәресендә җимлекләр элделәр, һәр укучы актив катнашты. Әйдәгез барыбыз да кошларны саклыйк һәм яклыйк!
-
Мониторинговые исследования учащихся 4 класов
07.02.2013
Сегодня в нашей школе проводились мониторинговые исследования учащихся 4 класов по математике и татарскому языку.
-
"Алтын куллар"
02.02.2013
Атнаның һәр җомга көнендә мәктәбебездә “Алтын куллар” түгәрәге үтә. Монда башлангыч сыйныф, 5нче һәм 6нчы сыйныф кызлары йөри. Түгәрәктә төрле кул эшләре: бәйләргә өйрәнү, башмак бәйләү, кулъяулык тирәләү, крючок белән эшләүләр башкарыла. “Алтын куллар” түгәрәгенә кызлар бик теләп йөриләр.
-
“Дулкыннар”
30.01.2013
Горурланам халкым белән,
Мин бит- татар баласы.
Мәңге яшә, халкым, - диеп,
Килә теләп каласы.
“Дулкыннар” конкурсының район туры Апас мәдәният йортында 29 нчы гыйнварда үтте. Катнашучылар вокал-соло, нәфис сүз номинацияләрендә көч сынашты. Мәктәбебез данын нәфис сүз номинациясендә 7 яшьлек Абдрахманов Илсаф, 14 яшьлек Нуриева Сөмбел, вокаль ансамбельләр арасында 7-сыйныфның “Гөлләр” вокаль ансамбеле яклады. Бик матур чыгыш ясаган “Гөлләребез” быел да беренчелекне бирмәделәр.
Афәрин! Киләчәктә дә иҗади уңышлар сезгә.
-
Ата-аналар җыелышы
19.01.2013
19 январь көнне мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта бала тәрбияләүдә әти-әнинең роле, БДИ һәм 71 нче закон каралды.
-
Чиста су
17.01.2013
16 гыйнвар көнне мәктәбебездә “Чиста су” дәресләре үтте. Бу акциядә бөтен классларда катнашты. Башлангыч сыйныфларда иң беренче сүзне “экология”сүзеннән башладылар. Укучыларга гади аңлаешлы, мисаллар китерә- китерә аңлаттылар. Укучылар белән бу чарада төрле табышмаклар үткәрделәр. Чара барышында табигать турында рәсемнәр ясалды, алар нинди төсләргә буялуын искә алдылар. Югары якларда да укытучылар интернет чыганаклары кулланып эчтәлекле дәресләр үткәрделәр.
-
Без- ФОРПОСТчылар!
15.01.2013
Без- ФОРПОСТчылар!
Агымдагы 2012-13 уку елында безнең 10 сыйныфка бик җаваплы эш йөкләнде- ул мәктәбебездә ФОРПОСТ отряды эшчәнлеген алып бару. Җитәкчебез- Гөлшат апа Шакирова белән берлектә командир итеп- Чулпан Салаватуллинаны сайладык.
Әлеге отрядның эшчәнлеге гаять күпкырлы- мәктәптә, төрле җәмәгать урыннарында тәртип һәм иминлекне саклау дисеңме, төрле начар гадәтләргә, замана чирләренә әйләнгән наркомания, алкоголизмга каршы профилактик чаралар үткәрү булсынмы, өлкәннәргә, балаларга ярдәм итү, тирә-як мохитне саклау һәм башкалар, һәм башкалар... шулай ук район күләмендә уздырылган төрле чараларда актив катнашабыз, эшчәнлегебез турында хисап ясыйбыз.
Үзебезнең шул бихисап күп эшләр өчен җаваплы булган ФОРПОСТчылар отряды әгъзалары икәнебезне без һәрчак истә тотабыз һәм башкаларга да һәрвакыт үрнәк булырга тырышабыз.
-
“Алтын алка”- гел үзенә тарта!
09.01.2013
“Алтын алка”- гел үзенә тарта!
Районыбыз үзәге булган Апаста “Алтын алка” боз сарае ачылганнан соң, ул күпләрнең яратып ял итү, спорт уеннары белән шөгыльләнү урынына әйләнеп китте. Күп кенә авылларда андый мөмкинлек юк, шуңа күрә безнең өчен көтеп алынган яңалык булды. Без вакытыбызны күңелле һәм файдалы итеп үткәрү өчен, ерак дип тормыйбыз, атнага берәр тапкыр булса да, Боз сараена йорибез. Каникул вакытында мәктәбебезнең бер төркем алдынгы укучылары директорыбыз Илдар абый Хәйбуллин җитәкчелегендә “Алтын алка”да уздырылган бәйрәмдә катнашып, Казаннан чакырылган кунаклар күрсәткән шоу-тамашаны карап кайттылар.
Спортның нинди төре булуына карамастан, ул һәркемнең сәламәтлеге өчен файдалы. Без моны бик яхшы аңлыйбыз.
-
Узган 2012 елның вакыйгаларын барлап...
07.01.2013
Узган 2012 елның вакыйгаларын барлап...
Гыйнвар башы- ел башы. Күңелле, эчтәлекле итеп узган Яңа ел бәйрәмнәреннән соң, узган чиреккә хисап ясаганнан соң, укучыларның иң кызыклы, көтеп алган көннәре- каникул җитә.
Безнең 10 сыйныф өчен узган елны бары яхшы тәэсирләр белән генә озату аеруча җаваплы эш булды. Беренчедән, алган белемнәрне бәяләп, беренче яртыеллыкка билгелэр чыга, контроль эшләр, диктант- зачетлар- “урак өсте” чоры булса, икенчедән, Яңа елны каршылау- Балмаскарад безнең өстә иде.
Без, әлбәттә, сынатмадык! Бары тик яхшы билгеләргә генә уку елының ярты өлешен тәмамладык һәм сыйныф җитәкчебез Гөлшат апа Шакирова белән берлектә мәктәп күләмендә Яңа ел кичәсен үткәреп укучыларны, балаларны сөендердек, укытучыларыбызны, килгән кунакларны котладык. Безнең адреска күп кенә рәхмәт сүзләре, комментарийлар яуганнан чыгып, үз эшебездән бик тә канәгать калдык.