Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Тауская средняя общеобразовательная школа им. М.Х.Гайнуллина» Апастовского муниципального района Республики Татарстан.
Визитная карточка
| Адрес: | 422341, РТ, Апастовский район, с. Кзыл - Тау, ул.Вахитова, дом 116 |
| Телефон: | +7(843)-763-72-11 |
| E-Mail: | Kzyltauskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кзыл-Тауская средняя общеобразовательная школа им. М.Х.Гайнуллина» |
| Руководитель: | Хайбуллин Ильдар Усманович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 23 обучающихся, 4 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Тауская средняя общеобразовательная школа им. М.Х.Гайнуллина» Апастовского муниципального района Республики Татарстан. - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Әфганстан җирендә хәрби-бурычын үтәгән авылдашыбыз Рамил Гыйният улы Шарафуллин белән очрашу кичәсе 13.02.2015

15 февральдә Әфганстан җирлегеннән совет солдатлары чыгарылганга 26 ел булуга багышлап, Әфганстан җирендә хәрби-бурычын үтәгән авылдашыбыз Рамил Гыйният улы Шарафуллин һәм аның гаиләсе белән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәне мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гайнуллина Г. үткәрде.
Очрашуда Рамил Гыйният улының апасы - Миләүшә, хатыны -Гөлинә һәм кызы Рузилә катнашты. Алар үзләренең хәтирәләре, истәлекләре белән уртаклаштылар. Күз яшьләре аркылы хәтер җепләрен сүттеләр.
-
Кул көрәше 13.02.2015

Спорт айлыгы кысаларында мәктәбебездә Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган кул көрәше ярышлары уздырылды. Әлеге спорт төре барлык укучыларда да зур кызыксыну уятты. Ярышлар бик күңелле үтте. Җиңүчеләр билгеләнде.
-
“Гөлләр” вокаль ансамбле 12.02.2015

Дулкыннар фестевалендә мәктәбебезнең “Гөлләр” вокаль ансамбле уңышлы чыгыш ясап, зурлар төркемендә 2 нче урын алды.
-
Форпост отряды 12.02.2015

Форпост отряды тарафыннан оештырылган һәйкәлләр янын чистартык операцияседә уңышлы гына эшли.
-
Семинар 11.02.2015

-
Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган шашка ярышлары 10.02.2015

Спорт айлыгы кысаларында мәктәбебездә 1 -11 нче сыйныфлар арасында Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган шашка ярышлар уздырылды. Әлеге спорт төре барлык укучыларда да зур кызыксыну уятты. Ярышлар бик күңелле үтте. Җиңүчеләр билгеләнде.
-
“Чаңгы юлы - 2015” 09.02.2015

ңгы юлы
-
"Форпост" отрядларының слеты 07.02.2015

-
“Дәһшәтле балачак” 05.02.2015

Мәктәбебездә башлангыч сыйныф укытучылары тарафыннан оештырылган “Дәһшәтле балачак”дип аталган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Бу кичәгә очрашуга сугыш чоры балалары чакырылган иде. Ленинград блокадасы мәхшәрләрен кичергән Галия апа Гыйззәтуллина һәм сугыш чорының авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән, озак еллар мәктәбебездә балаларга белем биргән Мөсфирә апа Гафарова үзләренең дәһшәтле һәм авыр балачаклары турында сөйләделәр, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр һәм тыныч тормышның кадерен белергә, туган илебезне яратырга һәм сакларга кирәк дигән теләкләрен җиткерделәр. Укучылар кунакларга үзләренең җыр-биюләрен, шигырьләрен һәм үз куллары белән эшләнгән чәчәкләр бүләк иттеләр.
Башлангыч сыйныф укытучылары.
-
Студентлар белән очрашу 05.02.2015

Мәктәбебездә “Бер күрешү-үзе бер гомер ” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Анда югары уку йортлары студентлары белән мәктәп укучылары очрашты.
Тәрбия завучы: Г.М.Вагапова



