муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Деушевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Дәвеш төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422361, РТ, Апастовский район, с. Деушево, ул. Просвещения, д. № 5 |
| Телефон: | +7(843)-763-02-92 |
| E-Mail: | Deushevskaya.Osh@tatar.ru, deushevo_2025@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Деушевская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимов Азат Равилович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 16 обучающихся и 11 воспитанников |
| У нас учат: | 8 учителей и 2 воспитателя |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Деушевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Дәвеш төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
"Җитмешенче җиңү язы" конкурсы 27.02.2015

25 нче февраль көнне Апас үзәк китапханәсендә "Җитмешенче җиңү язы" дип исемләнгән шигырь бәйгесе булып узды. Безнең мәктәптән 4 нче сыйныф укучысы Шәфигуллин Илназ, 6 нчы сыйныф укучысы Хәлиуллина Рания дә бу бәйгедә уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
"Ел укытучысы" бәйгесе 26.02.2015

25 февраль көнне "Ел укытучысы" бәйгесендә безнең мәктәпнең инглиз теле укытучысы Гәләтдинова Чулпан Шәүкәт кызы "За творческий подход в обучении" дигән номинациядә җиңү яулап кайтты. Киләчәктә дә аңа уңышлар теләп калабыз.
-
Ата-аналар җыелышы 26.02.2015

Бүген мәктәбебездә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әхмәтшин Р.Р. катнашында ата-аналар җыелышы үтте. Көн тәртибендә ике сорау каралды:
1) 9 нчы сыйныфларның чыгарылыш имтиханнары
2) мәктәпкә керүче балаларның әзерлекләре
-
Беркем дә онытылмады 26.02.2015

26 нчы февраль көнне 4 класста "Беркем дә онытылмады" дигән темага тәрбия сәгате узды. Укучылар якташ геройларыбыз белән таныштылар.
-
"Йолдызлык" бәйгесенең нәтиҗәләре 26.02.2015

18 февраль көнне безнең мәктәп укучылары "Йолдызлык" бәйгесендә катнашып кайттылар. Нәтиҗәләр буенча 1 нче сыйныф укучысы Гыйсмәтуллина Гөлназ "Вокал-соло" номинациясендә 2 урын яулап кайтты. Уңышлар телибез аңа!
-
Якташларыбыз-Советлар Союзы геройлары 25.02.2015

25.02.2015 көнне 6 нчы сыйныфта (сыйныф җитәкчесе Хөсәенова Д.Р.) "Якташларыбыз-Советлар Союзы геройлары" исемле сыйныф сәгате үтте.
-
Җиңү салюты 24.02.2015

Бөек Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан Дәвеш мәктәбе укытучылары һәм укучылары тарафыннан әзерләнгән "Җиңү салюты" исемле концерт Дәвеш һәм Колгына авыллары мәдәният йортларында күрсәтелде. Тамашачылар аларга көчле алкышлар белән рәхмәтләрен белдерделәр.
-
2,3 класста класс сәгате "Туган ил сагында" 24.02.2015

24 февраль көнне 2, 3 сыйныфларда "Туган ил сагында" дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар үзләре язган сочинениеләрне укыдылар, мәкальләрнең мәгънәсен ачыкладылар. Сыйныф җитәкчесе Сәлахова Р.А. укучыларга туган илне саклау - һәркемнең изге бурычы икәнен төшендерде.
-
Халыкара туган тел көне 24.02.2015

24 февральдә Халыкара туган тел көненә багышланган "Замана балалары" бәйгесе булды. 4-6 сыныф укучылары ике командага бүленеп ярыштылар.
-
1 класста тәрбия сәгате: "Муса Җәлил - каһарман шагыйрь" 24.02.2015

1 нче сыйныфта "Муса Җәлил- каһарман шагыйрь" дип аталган тәрбия сәгате үтте. Балалар Муса Җәлилнең иҗаты белән таныштылар. Аның батырлыгы турында тәэсирләнеп тыңладылар. Соңыннан "Һәрвакыт булсын тынычлык" темасына рәсем ясадылар.









