Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422361, Республика Татарстан, Апастовский муниципальный район, с.Давликеево, ул.Молодежная, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-763-28-18 |
| E-Mail: | Davlikeevskaya.Osh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Давликеевская основная общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Гарифуллина Лейсан Ильгамовна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 17 обучающихся (из них 4 иностранные граждане), 4 воспитанников ( из низ 2 иностранные граждане)дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127
-
Айнур Республикада беренче! 21.11.2011

ДАИ (ЮХИДИ) хезмәте оештырылуының 75 еллыгына һәм "Мәгърифәт"
газетасының 20 еллыгына багышланган "Юллар имин булыр бергәләп"
бәйгесендә "Нәфис сүз"номинациясе мәктәбебезнең 3 сыйныф укучысы Баев Айнур Гумәр улы беренче урынны яулады. 21 нче ноябрь көнне җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына башкалабыз Казанга җыйдылар.
-
Мәктәптә ата-аналар җыелышы булып үтте.
19.11.2011
19 ноябрь көнне "Гаилә һәм бала" дигән тема астында ата-аналар җыелышы булып узды. Әлеге чараны укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Л.И.Гарифуллина ачып җибәрде.
-
Уңыш бәйрәме. 24.10.2011

Сөмбелә бәйрәме – Уңыш бәйрәме
Күңелләр сөенә, шатлана.
Миллионнар бирдең син, игенчем,
Илемә китердең тантана.
Күге киң канатлы хисләрнең,
Аларга син канат үстердең.
Кешегә иҗатта янарга
Игенчем , син бетмәс көч бирдең.
-
Татар-башкорт көрәше.
15.10.2011
Бүген районыбызда татар-башкорт көрәше булып үтте. Анда 1994 елгы һәм аннан кече яшьтәге укучы балалар катнашты. Мәктәбебезнең даннын яклап 7 сыйныф укучысы Ибәтуллин Илшат 2 урын яулап кайтты. Афәрин Илшат!
-
Бәйрәмең белән укытучым!
05.10.2011
Алтын яфрак ява урамнарга
Сукмакларга ява, юлларга
Сез атлыйсыз авыл урамыннан
Чумган килеш тирән уйларга.
Уйларыгыз изге, сабыйларның
Күңеленә барып ялгана
Күпме хисләр кирәк аның өчен
Ял йокыңны онытып янарга.
Һәм сакларга кирәк сүндермичә
Аларга дип яккан учакны
Үз балаңа күпме җылы кирәк
Безгә дә бит кирәк шул чаклы.
-
Өлкәннәр көне белән!
01.10.2011
1октябрь - Өлкәннәр көне.Шушы уңайдан мәктәбебез укучылары һәм өлкәннәр арасында очрашу кичәсе булып узды. Бу уңайдан мәктәбебезгә чакырылган өлкәннәр бик рәхәтләнеп балаларның чыгышларын карадылар. Ә укучылар чын күңелдән әбиләрне котладылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм биеделәр.
Сәламәтлек ташламасын сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, тормыш матурлыгы
Насыйп булсын сезгә картлыкта. -
Парламент дәресе.
27.09.2011
27 сентябрь көнне 7-8 нче сыйныфлар катнашында “Минем хокукларым һәм бурычларым” дигән тема астында ток-шоу стилендә парламент дәресе үтте. Әлеге чараны укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллина Ләйсән Илһам кызы уздырды.
-
"Кросс наций - 2011.
25.09.2011
25 сентября в п.г.т Апастово прошел "Кросс наций - 2011", где ученик 7 класса Мухаметгалиев Тафкил нашей школы в личном первенстве занял 2 место.
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2011

Саумы, мәктәп! Менә ничә еллар инде 1 сентябрь җиттеме, зур дулкынлану белән шушы сүзләрне кабатлыйм. Хәер, мин генә түгелдер, һәркем мәктәп бусагасын атлап кергән беренче көнне хәтеренә мәңгегә сеңдерә торгандыр.
Гөлләр кебек үсәр өчен
Бакча син безгә, мәктәп!
Безнең туган илебездән
Бүләк син безгә, мәктәп!
-
Бөтенроссия уен-бәйгесе "Зирәк тиен"дә без сынатмадык
01.06.2011
Мәктәбебезнең 2 нче сыйныф укучысы Гапдрахманов Ранил мәктәбебезгә һәм укытучысы Хөсәенова Венера Фирдинант кызына зур сөенеч китерде. Ул "Зирәк тиен" Бөтенроссия конкурсында катнашып, татар мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы балалар арасында I нче урынны яулады һәм ТР Мәгариф һәм Фән министырлыгының Дипломы Һәм истәлекле бүләге белән бүләкләнде. Шулай ук 5 нче сыйныф укучысы Нәбиуллин Рәмис (укытучысы Шәйдуллина Мәдинә Фиргәт кызы) татар мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы балалар арасында II нче урын, Низамиева Райлә (укытучысы Хазиева Гөлнара Фирдүс кызы) III урыннарны яуладылар. Аларда ТР Мәгариф һәм Фән министырлыгының Дипломы белән бүләкләнде.









