МБОУ «Черемшанская основная общеобразовательная школа имени И.Н.Насыбуллина» Апастовского муниципального района РТ / ТР Апас муниципаль районы "Ислам Насыйбуллин исемендәге Чирмешән төп гомуми белем бирү мәктәбе" ГБМБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422342, РТ, Апастовский район, с.Черемшан, ул. Татарстан, 33 |
| Телефон: | +7(843)-763-82-42 |
| E-Mail: | Cheremshanskaya.Osh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Черемшанская ООШ" |
| Руководитель: | Вафин Ильфат Имамович |
| Год основания учреждения: | 1878 |
| У нас учатся: | 33 обучающихся/ 6 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей/ 1 воспитатель |
Новости МБОУ "Черемшанская ООШ"
КВН "Яшьләр сулышы"
Опубликовано: 21.02.2012"Сәләт" балалар иҗаты үзәге коллективы тырышлыгы белән 21 февраль көнне аграр көллиятнең актлар залында Чирмешән, Бакырчы, Кызыл Тау мәктәпләре укучылары арасында КВН үткәрелде. "Яшьләр сулышы" дип исемләнгән район конкурсы "Тарих елы - 2012"гә багышлап "Тарихы барның - иле бар" дигән исем астында узды. Бәйге шартлары буенча таныштыру-сәләмләү, капитаннар ярышы, мызыкаль өлеше, "Үткәнемә карыйм елмаеп", "XII гасыр күзлегеннән бүген", "Тарихи әсәрләр җанлана" һәм башка биремнәрне һәр команда тырышып башкарды. Укучылар сорауларга тапкыр җавап бирделәр. Мәртәбәле жюри урыннарны да бик гадел билгеләде. "Ашыкмагыз алга, Чирмешәннәр барда..." дип җырлаган Чирмешән мәктәбе командасы беренче урынга лаек булды. Бакырчы, Кызыл Тау мәктәпләре командалары икенче-өченче урыннарны алды. Аларның һәркайсына истәлекле бүләкләр, Мактау Грамоталары тапшырылды.
Афәрин, булдырасыз!
К списку новостей







