МБОУ «Черемшанская основная общеобразовательная школа имени И.Н.Насыбуллина» Апастовского муниципального района РТ / ТР Апас муниципаль районы "Ислам Насыйбуллин исемендәге Чирмешән төп гомуми белем бирү мәктәбе" ГБМБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422342, РТ, Апастовский район, с.Черемшан, ул. Татарстан, 33 |
Телефон: | +7(843)-763-82-42 |
E-Mail: | Cheremshanskaya.Osh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Черемшанская ООШ" |
Руководитель: | Вафин Ильфат Имамович |
Год основания учреждения: | 1878 |
У нас учатся: | 31 обучающихся/ 5 воспитанников |
У нас учат: | 9 учителей/ 1 воспитатель |
МБОУ «Черемшанская основная общеобразовательная школа имени И.Н.Насыбуллина» Апастовского муниципального района РТ / ТР Апас муниципаль районы "Ислам Насыйбуллин исемендәге Чирмешән төп гомуми белем бирү мәктәбе" ГБМБУ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
семинар
20.04.2018
Мәктәптә тарих укытучыларының район семинары булып узды. Тарих укытучысы Илфат Имамович Вафин 5 класста ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәтте. Профилактика отряды үзенең эшчәнлеге белән таныштырды.Семинарда фикер алышулар эшлекле атмосферада дәвам итте.
-
Безопасное колесо 11.04.2018
Мәктәп командасы әлеге конкурста уңышлы чыгыш ясап кайтты. 3 класс укучылары Зиннатуллина Замирә һәм Яковлев Динар аерым номинациялэрдэ призлы урыннар алдылар.
-
Волейбол 25.03.2018
Мәктәпнең егетләр командасы районда узган волейбол ярышында 2- урын алып кайтты.
-
Зарница 25.03.2018
Район күләмендә уздырылган "Зарница" уенында мәктәп командасы катнашып уңышлы чыгыш ясады. Ярышның аерым төре "Отжимание" дә кызлар 3 -урын алдылар. Котлыйбыз аларны!
-
Инглизчә өйрәнәбез 25.03.2018
1 нче сыйныф укучылары өстәмә инглиз теле дәресенә теләп йөриләр. Укытучылары Люция Назмеева җитәкчелегендә куйган әкиятләрен сокланып карадык.
-
Кошларны каршылап 25.03.2018
Укучыларыбыз канатлы дусларны каршыларга әзер. Алар тырышып-тырышып сыерчык оялары да ясап куйдылар инде.
-
Халыкара хатын-кызлар көне
09.03.2018
6 мартта мәктәптә ветеран хезмәткәрләребез һәм әниләр өчен бәйрәм уздырылды. Аларга укучылар тарафыннан концерт күрсәтелде. Әңгәмә чәй табыны артында дәвам итте.Залда әниләргә багышлап язылган шигырь, котлаулар белән бергә кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган иде
-
Мой папа-самый лучший 25.02.2018
Бу исемдәге акциядә укучылар солдат әтиләре , абыйлары белән горулануларын күрсәттеләр, алар турында берсеннән-берсе уздырып фикерләре белән уртаклаштылар.
-
Рәхмәт сиңа, Әлифба! 25.02.2018
1 нче сыйныфның 7 укучысы укырга, язарга өйрәнеп Әлифба белән саубуллаштылар. Укытучылары Сафина Әминә җитәкчелегендә алар Әлифба бәйрәменә тырышып әзерләнделәр, бәйрәмгә әниләре дә чакырылды. Бүгенге көндә балалар каникулда ял итә.
-
Аҗаган 25.02.2018
Мәктәптә Хәрби-патриотик айлык кысаларында "Аҗаган" уены үткәрелде. Булачак солдатлар уенга җаваплы карап төрле ярышларда сынатмадылар. Строевая подготовка, мылтыктан ату, граната ыргыту, мина эзләү, биеклек алу, турникта тартылу һәм башка ярышларда укучылар уздырыштан теләп катнаштылар.