Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение«Чуру-Барышевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы "Чүри-Бураш төп гомуми белем бирү мәктәбе"Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422352,РТ,Апастовский р-н, с.Чуру-Барышево, ул. Гагарина, 4, |
| Телефон: | +7(843)-763-98-23 |
| E-Mail: | Churuburashevskaya.O@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чуру- Барышевская ООШ" |
| Руководитель: | Нургалиев Руслан Шаукатович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 30 обучающихся, 7 воспитанников |
| У нас учат: | 11 педагогов, 1 воспитатель |
Список новостей
Солдат хатлары уку кичәсе
Опубликовано: 19.02.2015
19 февраль көнне Чури-Бураш төп белем бирү мәктәбендә "Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!" дип исемләнгән солдат хатлары уку кичәсе булып үтте. Әлеге традицион бәйрәм быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында үтте. Берничә буын ил сакчыларын тану, аларны хөрмәт итү, Ватанга, илгә тугрылыклы булу сыйфатларын үстерү төп максатыбыз булды. Иң беренче сүз авылыбызның сугыш ветераны Галиев Сәет агага бирелде. Ул бүгенге яшь буынга үзенең теләкләрен җиткерде. Балалары Әфганстан, Чечня җирләрендә, хәзерге көндә армия сафларында булган, гомерләрен хәрби хезмәткә багышлаган авылдашларның аналары да бүген горурлык хисе кичерделәр. Солдатларның мәктәптәге эне-сеңелләре сөенеп, башларын югары күтәреп шатланып утырдылар.
Исән чакта, кадерләрен белеп,
Тыңлыйк әле, тыңлыйк сүзләрен
Эшләр, сүзләр калыр,
Саклап булмас
Музейларда мәңге үзләрен.
“Һәрвакыт булсын кояш!” җыры белән кичәбезне тәмамладык.
https://edu.tatar.ru/admin/page/gallery_photo?gallery_id=97549
Фоторепортаж:
Солдат хатлары уку кичәсе





