Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение«Чуру-Барышевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы "Чүри-Бураш төп гомуми белем бирү мәктәбе"Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422352,РТ,Апастовский р-н, с.Чуру-Барышево, ул. Гагарина, 4, |
| Телефон: | +7(843)-763-98-23 |
| E-Mail: | Churuburashevskaya.O@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чуру- Барышевская ООШ" |
| Руководитель: | Нургалиев Руслан Шаукатович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 30 обучающихся, 7 воспитанников |
| У нас учат: | 11 педагогов, 1 воспитатель |
Список новостей
Сугыш ветеранында кунакта
Опубликовано: 13.02.201413 февраль көнне Чури-Бураш төп белем бирү мәктәбенең Шакирҗанова Румилә Илдус кызы җитәкчелегендәге "Елмай" хокук бозуларны кисәтү отряды, мәктәпнең "Туган якны өйрәнү" музее членнары, 9 сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Галиев Сәет Габделвәли улы гаиләсендә булып кайттылар. Укучылар ветераннарга багышлап шигырләр сөйләделәр, төрле елларда мәктәптә очрашуда төшерелгән фотолардан төзелгән презентацияне күрсәттеләр. Сугыш ветераны Галиев Сәет ага утлы юлларын, тормыш иптәше тыл ветераны Галиева Гизелбәнат әби тракторчы булып эшләгән яшьлек елларын сөйләделәр. Бүгенге көндә өлкәннәр кече уллары Сәгыйт һәм киленнәре Минәсия тәрбиясендә мул тормыш кичерәләр. Укучылар әлеге очрашудан дулкынланып, истәлеккә кыскача видеоязмалар яздырып алып кайттылар. Сыйныф җитәкчесе ветераннар гаиләсенә, укучыларга олы рәхмәтен җиткерде.
К списку новостей





