• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Апастовский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бакрчинская основная общеобразовательная школа имени Шауката Галиева» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы "Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп гомуми белем бирү мәктәбе " гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бакрчинская основная общеобразовательная школа имени Шауката Галиева» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Апас районы "Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп гомуми белем бирү мәктәбе " гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422349, Республика Татарстан, Апастовский муниципальный район, с. Бакрче, ул. Гагарина, д.1
Телефон: +7(843)-763-85-10
E-Mail: Bakrchinskaya.Osh@tatar.ru, bakirchi@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Бакрчинская ООШ"
Руководитель: Гильманов Румиль Рашитович
Год основания учреждения: 1937
У нас учатся: 18 обучающихся/ 6 воспитанников (Иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 13 учителей/ 1 воспитатель

Новости школы МБОУ "Бакрчинская СОШ"

15 февраль - Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел

Опубликовано: 17.02.2014

Батырлык. Бу купшы сүз түгел,

Хәтерләрдән тиз җуела торган.

Мəгънə – асылында, мəңгелеккə

Күңеллəргə – җанга уела торган.

Батырлык дип күпме сөйлəп йөрмик,

Күпме аны күккə кутəрмик,

Ише бармы бөеклекнең, солдат

Кылган батырлыкка тиңлəрлек?

Ярдəм сорап күп килделәр безгә

Барсына да бу ил булышты…

Тик белəсе иде –

Без соң тагын,

Кайсы илгə, күпме бурычлы?

 Интернациональ бурыч- дидек,

Әллə нəрсə итеп сөйлəдек.

Бурычтырмы…

Нигә меңəрлəгəн

Кеше җаны белән түлəдек?

Япь-яшь кенә килеш күпме гарип

Аналарның йөрәк түзәрме?

Бурыч туләр өчен егетләрнең

Аяк-кулы кирәк идеме?!

 Интернациональ бурыч - имеш,

Табалмадык шуннан башканы.

Ил бурычыбулып,

Әсирлектә

Газап чигә кемнең башлары?!

Тагын кемгә, күпме бурычлы без,

Нигә белми халык?!

Бугенге

Яңа буын егетләре үсә -

Бурыч түләр өчен түгелме?!

 

- 2014 елның 15 февралендә соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга 25 ел була.

Әйе, моннан нәкъ 25 ел элек, 1989 елнын 15 февралендə Брежнев хөкүмәте башлап жибәргән “тантаналы марш” тәмамлана. Хәер, тәмамлана микән? Гомумән, ни өчен Әфган жиренә совет сугышчыларын кертәләр һәм ул чорда бу ил нинди булган соң?

Әфганстан. Гомуми мәйданы 647 км булган илдә әле 1982 елда да автомобиль юллары нибары 18 мең чакрым тәшкил итә. Илдә тимер юл бөтенләй юк. 16 миллион халыкның зур күпчелеге ярымкүчмә тормыш алып бара. Төп һөнәре – терлекчелек. Кеше хакын тиеннәр белән генә бәялиләр. Нигездә феодализм чорында яшәгән дәүләткә капиталистик мөнәсәбәтләр кереп кенә бара.

Менә шушы илдә 1978 елнын 27 апрелендә, Брежнев чоры идеологлары тәкърарлавынча, милли-демократик революция, ә чынында исә законлы властьне хәрби көчләр ярдәмендә бәреп төшерү була. Гадел Кадыйр житәкләгән хәрбиләр президент кәнәфиенә халык – демократик партиясенен Генераль секретаре Нур Мөхәммәт Тәрәккыйнны утырта. Тәрәккый икенче көнне үк илне Әфганстан Демократик Республикасы дип, ә үзен  Революцион Совет рәисе, Югары Оборона Советы рәисе, дәүләтнең баш министры дип игълан итә

Ләкин Тәрәккыйның тантанасы дәвам итми. 1979 елның февралендә Герат шәһәрендәге Әмин җитәкләгән “революцион” дивизия партия һәм Тәрәккый диктатурасына каршы баш күтәрә. Тәрәккый үтерелә. Президент кәнәфиенә Әмин күтәрелә. Ил ике лагерьга бүленә. Илдә гражданнар сугышы канат җәя.

Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне үзәк телевидение буенча шәхсән үзе 1979 елның 27 декабрендә игълан итә. Халык котычкыч адымның асылын аңламый, чөнки икенче көнне үк Әфганстан темасы матбугат һәм халыктан корычтай ныклы пәрдә артына яшерелә.

 1980 елда Әфганстан җирендə 1500, сиксəн бердə 1300, сиксəн икедə 2000 совет сугышчысы һəлак була. Брежневтан соң хакимияткə килгəн Андропов та, Черненко да Әфган җирендəге канлы яуны туктата алмыйлар. 1983 тə -1500, сиксəн дүрттə 2400 совет сугышчысы туган ил туфрагына кургаш кəфенлеккə төренеп кайта

 Фәкать 1988 елның 15 маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлый һәм, ниһаять, 1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыга. Безнең илнең 520 000 солдаты әлеге сугышта катнаша. 15 меңгә якыны һәлак була, 36 000 ел яралы, 312се хәбәрсез югалган.

Татарстан күләмендә 9000 нән артык егет Әфган мәхшәрен кичеп чыга. 250 кеше төрле орденнар, 1415 кеше медальләр белән бүләкләнә. 296 асыл егетебез әлеге яудан исән-сау әйләнеп кайта алмый.

 

Күпме утлар – сулар кичмәдек без.

Кемнәрнеңдер җирдә хакын хаклап.

Туган илне сөю - сагынуларны,

Йөрәк түрләрендә генә саклап.

 

Тарлавыклар, кыя-кичүләр

Төштәгедәй хәтерләрдә калды.

Газиз гомерләрне кыя-кыя,

Өстебезгә үлем уты яуды.

Тир,каныбыз белән сугардык без

Чит-ят җирне, ялган хакны хаклап.

Кемнәрнеңдер иминлеген яклап,

Башны салдык, без бит бары солдат.

Тау-кыяларны кичәбез без,

Фляга буш. Корсак – шулай ук.

Ком шытырдый тешләр арасында

Ач буламы солдат? Солдат – тук!

Бердәнбер юл – алга солдат өчен

Чигенү юк! Соңгы сулышта

Тәмугыңа барып керәчәк ул,

Ватан кушса әгәр, ил кушса...

 

Кабул өсләрендә йолдыз яна

Минем белән бәхилләшкән сыман.

Нигә соң мин туган илдә түгел,

Чит туфракка ятып күзем йомам.

Соңгы сулыш, соңгы тамчы каным

Ят туфракка, кыя-ташка тама.

Зәңгәр йолдыз нуры бәхилләшеп,

Сүнеп бара мәчет манарада.

Сүнә йолдыз,туган илдән ерак,

Яшьле күзем белән калам озатып.

Бәхилләшәм якты дөнья белән,

Чит-ят җирдә салкын карга ятып.

 

 Әфган вакыйгаларыннан соң ике дистә ел вакыт узып китте. Әлеге вакыйгаларны төрлечә бәяләү бар. Ләкин ватанның тугрылыклы уллары буларак үзләренең хәрби бурычларын ахыргача үтәгән һәм шаһит киткәннәрне һәрчак истә тоту – безнең, исәннәрнең, вөҗдан эше ул.

Тынычлыкны саклау, яңа сугышларга юл куймаслык кыюлык һəм көч солдатларның үлемсез батырлыгыннан, аналар газабыннан һəм халыкның сүнмəс хəтереннəн торадыр.



К списку новостей