МБОУ «Азбабинская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Азбаба урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422363, Республика Татарстан, Апастовский муниципальный район, д.Азбаба, ул.Интернациональная, д.114 |
Телефон: | +7(843)-763-56-15 |
E-Mail: | Azbabinskaya.Sosh@tatar.ru, azbaba@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Азбабинская средняя общеобразовательная школа" |
Руководитель: | Валиуллин Ильшат Гусманович |
Год основания учреждения: | 1939 |
У нас учатся: | 44 учащихся |
У нас учат: | 14 учителей |
Школьные новости
Тел-әдәбият атналыгы
Опубликовано: 18.03.2013Узган атнада мәктәптә "Тел-әдәбият атналыгы" үткәрелде.Атна дәвамында укучыларга татар,рус,чуваш телләре буенча оештырылган төрле бәйгеләрдә,уеннарда,кичәләрдә катнашу мөмкинлеге тудырылды.Татар халкының йола-бәйрәмнәрен өйрәтүгә йөз тоткан Э.М.Мөбарәкшина оештырган "Могҗизалар кыры" уенында җиңүче булып,Колосанов Владислав танылды! Өлкән сыйныф укучылары арасындагы "Әдәби бәйге" март аенда туган юбиляр татар язучылары истәлегенә багышланган иде.Бу бәйгедә җиңүче дип 9нчы сыйныф укучылары танылды!Шулай ук,рус теле һәм әдәбияты буенча белемнәрне күрсәтү мөмкинлеге-Е.И.Федотова оештырган 7,8 һәм 9нчы сыйныф укучылары арасында узган "Своя игра" уены иде.Бу бәйгедә җиңүче дип,9нчы сыйныф укучылары танылды!Шимбә көнне 5,6,7нче сыйныф укучылары арасында "Йолдызлы сәгать" уены оештырылды.Бу бәйгедә Йолдыз итеп үзен 6нчы сыйныф укчысы Язилә Хикмәтуллина танытты.
К списку новостей