МБДОУ «Детский сад «Милэш» с. Тайсуганово» Альметьевского муниципального района РТ"/ Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Әлмәт муниципаль районы Тайсуган авылы "Миләш" балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 423441, Республика Татарстан, Альметьевский район, с. Тайсуганово, ул. Ленина, д. 21/РТ,Әлмәт районы, Тайсуган авылы, Ленин урамы, йорт 21 |
Телефон: | 8(8553) 31-30-09 |
E-Mail: | vasilya_abdullina@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Д/с "Милэш" с.Тайсуганово" |
Руководитель: | Абдуллина Василя Хамзатовна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 50 |
У нас учат: | 5 |
МБДОУ «Детский сад «Милэш» с. Тайсуганово» Альметьевского муниципального района РТ - новости "Тайсуган авылы "Милэш" балалар бакчасының яңалыклар бите
" Карга боткасы" бәйрәме
Опубликовано: 11.03.2021Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - һичшиксез, карга боткасы.
Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.
Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр, йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә-кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан-кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар.
Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәгән, аның күп өлешен, каргаларга дип ялан өстенә сибеп калдырганнар. Чишмә суына корбан иткәннәр.
Ачылды ак калын юрган,
Исте апрель җилләре,
Кошлар кайта, сагындыра
Туып-үскән җирләре.
К списку новостей