Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5» г. Альметьевска РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423450, РТ, Альметьевский район, г. Альметьевск, ул. Тимирязева, д. 39 |
Телефон: | +7(855)-332-47-69; |
E-Mail: | Gimnaziya-5.Alm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАОУ "Гимназия №5" г. Альметьевска РТ |
Руководитель: | Багаутдинова Венера Атласовна |
Год основания учреждения: | 1954 |
У нас учатся: | 659 учеников; Форма обучения: очная |
У нас учат: | 37 учителя; Язык обучения: русский |
Наши достижения
“Татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнүче укучыларның белем сыйфатын күтәрү алымы буларак, укыту һәм тәрбия процессына системалы-эшчәнлекле якын килү“ темасына татар теле һәм әдәбияты укытучыларының зональ семинары
Опубликовано: 28.03.2017
16 март көнне шәһәребезнең 5 нче номерлы гимназиясендә “Татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнүче укучыларның белем сыйфатын күтәрү алымы буларак, укыту һәм тәрбия процессына системалы-эшчәнлекле якын килү“ темасына татар теле һәм әдәбияты укытучыларының зональ семинары булып узды. Семинарда Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсенең милли белем бирү бүлеге методисты Ганиева Г.Р., шәһәребезнең төрле мәктәпләреннән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр һәм Мөслим муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгының милли белем бирү буенча урынбасары Шәймарданова Н.Ә., Мөслим лицееннан коллегаларыбыз катнашты.
Семинар барышында гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары (Хәйруллина Р.М., Шәйхетдинова Л.С., Зарипова З.М., Мөлекова Р.И., Нәгыймуллина Э.Ә.) тарафыннан ачык дәресләр күрсәтелде, бүгенге көндә актуаль булган темаларга чыгышлар ясалды.
Соңыннан сүз Мөслим районныннан килгән кунакларга бирелде. Алар “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләрне куллану”, “БДТ, ТДИ на әзерләү технологиясе”, “Проблемалы ситуацияләрне анализлау дәресләрендә “Кейс” методын куллану” темаларына үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Ә Шәймарданова Н.Ә Мөслим муниципаль районы милли мәгариф эшчәнлеге белән таныштырды.
Очрашу файдалы һәм нәтиҗәле булып, семинарда катнашучылар үзләренә нинди дә булса яңалык алып киткәндер дигән өметтә калабыз.
К списку новостей