МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №18» г. Альметьевска РТ (реорганизация)
Визитная карточка
| Адрес: | 423400, РТ, Альметьевский район, г. Альметьевск, ул. Гафиатуллина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-322-38-41;+7(855)-333-51-21 |
| E-Mail: | Shkola-18.Alm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №18" г. Альметьевска |
| У нас учатся: | 580 учащихся |
| У нас учат: | 37 преподавателей |
Доска объявлений/Белдерүләр тактасы
21 февраль - Халыкара туган тел көне!
Опубликовано: 21.02.201521 февраль - Республикабызда Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.
Белгечләр якындагы йөзеллыкта барлык телләрнең 95 %ы яшәүдән туктар дип фараз итә. Мәсәлән, бер ел эчендә 10 тел юкка чыга дигән фикер бар. Тел юкка чыктымы, шул телдә сөйләшкән халык та юкка чыга дигән сүз. Ә без татар телебез бетмәс дигән өметтә калабыз. Туган телебезне саклау, өйрәнү, үстерү, милли горурлык хисләре тәрбияләү һәм халкыбызның бай, рухи мирасын барлау өчен мәтәбебездә һәр ел саен Туган телебезгә багышланган кичәләр уздырабыз. Быел да, 21 февраль көнне татар теле укытучысы Гәрәева Айгөл Миншакир кызы үзенең 5А сфйныф укучылары белән “Туган телем – иркә гөлем” дигән темага әдәби кичә уздырды. Кичәдә укучылар туган телләрендә бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, әкиятләрдән төрле өзекләр күрсәттеләр, татар биюен башкардылар. Кичә ахырында укытучы үзе язган шигырен укыды:
Туган телем
Мин яратам сине татар теле,
Туган теле булган өченме?!
Һәрбер сүзең мәхәббәтле синең,
Киләчәгең дә бар өметле.
Карт бабаймы, яки карт әбиме,
Сөйләшүе хәтта сөйкемле.
Яшь егетме, яки яшь кызчыкмы
Сокландыра сөйләм һәркемне.
Һәрбер сүзең йөрәккә үтешле,
Бигрәк якын инде күңелгә.
Яратмаска сине мөмкинмени,
Сөярмен мин сине гомергә.
Бәйрәм бик күңелле узды.
Источник: учитель татарского языка и тат. литературы Гараева А.Ш.
К списку новостей


















