• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Полилингвальная гимназия "Адымнар-Альметьевск" Альметьевского муниципального района Республики Татарстан

Визитная карточка

Адрес: 423461, Республика Татарстан, г.Альметьевск, ул.Рината Галеева, зд.20
Телефон: +7(855)-339-99-10
E-Mail: Adymnar.Almetevsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАОУ "Адымнар-Альметьевск"
Руководитель: Яруллин Ильшат Ильдусович
Год основания учреждения: 2022
У нас учатся: 1458 обучающихся
У нас учат: 83 педагогов

Новости

Гимназидә Парламент дәресе узды

Опубликовано: 27.02.2026

27 февраль көнне гимназиябездә 9Б сыйныф укучылары белән Татарстан Республикасында игълан ителгән хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган Парламент дәресе булып узды. 

Дәреснең төп темасы эшлекле патриотизм булды. Дәреснең кунагы һәм баш спикеры булып 4 нче Интернациональ бер мандатлы сайлау округы буенча Әлмәт шәһәр Советы депутаты, гимназиябезнең директоры Ильшат Ильдус улы Яруллин катнашты. 

Очрашуның төп идеясе - «Патриотизм: сүздән эшкә!» укучыларга гражданлык җаваплылыгына яңача карарга мөмкинлек бирде. Дәрес барышында туган илгә мәхәббәтнең үз вазифаларыңа җаваплы караудан башлануына басым ясалды. 

Бүген патриот булу – матур сүзләр сөйләү генә түгел, ә укуда, иҗатта һәм спортта уңышларга ирешү, җәмгыятькә файда китерү дигән сүз. 

Дәрестә балалар уңышлары белән горурланып уртаклаштылар. Нургалиев Фаяз триатлондагы уңышлары турында сөйләде, Сәлимгәрәева Лия - физкультура буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында җиңүе белән уртаклашты, Мифтахова Риана музыка мәктәбендәге уңышларын сөйләде, Иванова Софья инглиз телен өйрәнүдәге уңышлары белән бүлеште. Бүген ирешкән кечкенә җиңүләр иртәгә илебезнең зур данына әверелә.

Депутат белән укучылар арасында чын мәгънәсендә җанлы һәм ышанычлы диалог урнашты. Катнашучылар Ватанга мәхәббәт, гражданлык бурычы һәм намус дигән фундаменталь төшенчәләр турында фикер алыштылар. Ильшат Ильдусович хәзерге заман гражданинының сыйфатлары турында фикерләре белән бүлеште, укучыларга үзенең киңәшләрен бирде.   

Әңгәмә кызыклы булганга, дәрес сизелмичә дә үтеп китте. Без укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез һәм җиңәбез, чөнки үз илебезне яратуыбызны сүздә түгел, ә эштә күрсәтәбез!



К списку новостей