Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Полилингвальная гимназия "Адымнар-Альметьевск" Альметьевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423461, Республика Татарстан, г.Альметьевск, ул.Рината Галеева, зд.20 |
Телефон: | 8 (8553) 39-99-10 |
E-Mail: | Adymnar.Almetevsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАОУ "Адымнар-Альметьевск" |
Руководитель: | Яруллин Ильшат Ильдусович |
Год основания учреждения: | 2022 |
У нас учатся: | 1143 обучающихся |
У нас учат: | 70 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Туган (татар) тел һәм әдәбият атналыгы
Опубликовано: 16.12.202416нчы декабрь көнне гимназиябездә туган (татар) тел һәм әдәбият атналыгы старт алды. Иртүк укытучыларны һәм укучыларны Мифтахова Риана, Солтангалиев Булат һәм Воропаева София җанлы музыка белән каршы алды. 5Б сыйныф укучылары радиодулкыннар аша укучыларны атналык йолдызнамә белән таныштырды.
Көн дәвамында укучылар өчен төрле кызыклы чаралар оештырылды.
Тәнәфес вакытында башлангыч сыйныфлар белән төрле татар халык уеннары уйналды. 4Е сыйныф укучылары белән «Татар халкының милли бизәкләре» дигән мастер-класс уздырылды. Укучылар татар халкының мәдәнияте, татар милли орнаменты белән таныштылар; шаблоннар кулланып, милли бизәкләр ясадылар.
9Б сыйныф укучылары татар теле укытучылары ярдәме белән хезмәт дәресендә милли ризык - кыстыбый пешереп, укытучыларны сыйлады.
5-10 сыйныф укучылары өчен "Матур язу" бәйгесе узды.
Башлангыч сыйныф укучылары өчен "Күңелле тәнәфес"ләр оештырылды.
К списку новостей