• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Полилингвальная гимназия "Адымнар-Альметьевск" Альметьевского муниципального района Республики Татарстан

Визитная карточка

Адрес: 423461, Республика Татарстан, г.Альметьевск, ул.Рината Галеева, зд.20
Телефон: 8 (8553) 39-99-10
E-Mail: Adymnar.Almetevsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАОУ "Адымнар-Альметьевск"
Руководитель: Яруллин Ильшат Ильдусович
Год основания учреждения: 2022
У нас учатся: 1143 обучающихся
У нас учат: 70 педагогов

Доска объявлений / Белдерүләр тактасы

Тарихта без эзлебез

Опубликовано: 28.02.2024

Гаиләбезнең тарихын белү һәм өйрәнү - безнең бурычыбыз. Балалар әби-бабайларының мирасын белсә, ихтирам белән караса һәм сакласа, димэк, нәсел чылбырлары дәвам итә. Шушы бай, тарихи мирасны без үз күзебез белән Гумеровлар-Бәдртдиновлар гаиләсе мисалында күрдек. Безнең укучыларыбызның гаиләсе зур чарада - "Тарихта без эзлебез" фестивалендә катнашты. Фестиваль ике өлештән торды. Беренче өлешендә татар халык ашлары тәкъдим ителде, ләкин пешерү ысуллары сер булып калды. Нәселенең бер вәкиле кояшлы Болгариядән турыдан-туры тоташып сәлам юллады. Чит илләрдә яшәсә дә, милли гореф-гадәтләрен онытмый, татар милли ризыкларын алга этәрә. Күргәзмәдә Бәдртдиновлар нәселенең борынгы ядъкарләрен дә күзалларга мөмкин иде. Әби-бабайлары яшәгән йортның 99% охшашлык белән ясалган макеты бөтенесен таң калдырды.
Икенче өлеш сәхнәдә узды. Иң элек нәсел агачы - шәҗәрә белән таныштырдылар. Аны язучы, журналист Дамир Гарифуллин төзегән. 8 буынны белү - үзе бер зур табыш һәм тарих. Чыгыш барышында музыкаль коралларда татар милли көйләре уйналды. Фестиваль җыр-бию белән тәмамланды. Бөтен критерияләргә туры китереп Гумеровалар-Бадртдиновлар гаиләсе 1-нче урын яулады. Лаеклы җиңү! Алда да шушы зур, бай мираслы гаиләгә уңышлар телибез!



К списку новостей