Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Полилингвальная гимназия "Адымнар-Альметьевск" Альметьевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423461, Республика Татарстан, г.Альметьевск, ул.Рината Галеева, зд.20 |
Телефон: | 8 (8553) 39-99-10 |
E-Mail: | Adymnar.Almetevsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАОУ "Адымнар-Альметьевск" |
Руководитель: | Яруллин Ильшат Ильдусович |
Год основания учреждения: | 2022 |
У нас учатся: | 1143 обучающихся |
У нас учат: | 70 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Батырларга мәңгелек дан!
Опубликовано: 16.02.2024Бүген гимназиябездә татар халкының каһарман шагыйре Муса Җәлил иҗатына багышланган "Батырларга мәңгелек дан!" дип аталган муниципаль шигырь бәйгесе узды. Әлеге конкурс туган (татар) тел укытучылары - Локманова Алисә Өлфәт кызы һәм Сәлимҗанова Алсу Илдар кызы инициативасы һәм тырышлыгы белән быел икенче тапкыр уздырыла. Бәйгене оештыручылар - Әлмәт муниципаль районы Мәгариф идарәсе, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсе, "Адымнар - Әлмәт " гимназиясе администрациясе һәм туган (татар) тел укытучылары Егорова Гүзәлия Әбрар кызы, Зиятдинова Эльза Нияз кызы, Муртазина Чулпан Галимҗан кызы, Тамасова Язгөл Ильяс кызы. Чарага Әлмәт шәһәре һәм районы мәктәпләреннән килгән йөзгә якын укучы 3 номинациядә чыгыш ясады. Укучыларның чыгышларын мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләп барды. Әлмәт муниципаль районы Мәгариф идарәсе милли белем һәм тәрбия бирү буенча җитәкче урынбасары Сиринә Мәкъсүт кызы Җиһаншина, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Резедә Хәертдинова,
Әлмәт районы хатын-кызлары оешмасы "Ак калфак" вәкиле, Россиянең җәмәгатьчелек оешмасы "Татар гаиләсе" Әлмәт бүлеге җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе Гөлия Нәбиулла кызы Замалеева, талантлы шагыйрәләребез Гүзәлия Галләмова, Зөлфия Сираева, Наилә Гаффарова, укытучылар Лилия Зөфәр кызы Хазипова, Гөлнара Әнвәр кызы Гатауллина, Энҗе Равил кызы Сафина катнашучыларның һәр чыгышын игътибар белән тыңлап, лаеклы бәя бирде. Барлык катнашучыларга да матур, эчтәлекле чыгышлары өчен рәхмәт белдерәбез, алга таба да иҗади уңышлар телибез!
К списку новостей