МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Голчэчэк» с.Новое Надырово» Альметьевского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423444, Республика Татарстан, Альметьевский район, с. Новое Надырово, ул. Советская, д. 97 |
Телефон: | +7(855)-334-23-47 |
E-Mail: | mfanziya@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Д/с "Голчэчэк" с.Новое Надырово" |
Руководитель: | Мухаметшина Фанзия Фаритовна |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 66 |
У нас учат: | 4 |
ВСЕ новости детского сада "Гөлчәчәк"
Әнием – кадерлем!
Опубликовано: 05.03.2025Әни… Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни… Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!
Әни… Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез!
Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә.
Ә сүзләре… сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.
Ә авырсаң… авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.
Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.
Бүген бит – Аналар көне!
Бүген җирдә тантана!
Кояш шуңа көлә бүген
Гөлләр шуңа шатлана!
Әни сүзе – иң бөек сүз!
Юк аңа һичбер алмаш!
Иң- иң әйбәт кешеләр дә
Әни кебек булалмас!
К списку новостей