• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнемактаминская средняя общеобразовательная школа №2» Альметьевского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423440, Республика Татарстан (Татарстан), Альметьевский район, поселок городского типа Нижняя Мактама, улица Некрасова, дом 1
Телефон: +7(855)-336-19-38
E-Mail: N.maktama-2.Alm@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "НМ СОШ №2"
Руководитель: Закирова Мадина Гаязовна
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 634 учеников
У нас учат: 43 учитель

Новости Нижнемактаминской школы №2

Карга боткасы

Опубликовано: 23.03.2023

Халкыбызның элек бик популяр булган, зурлап, күңелле итеп үткәрелгән язгы бәйрәмнәренең берсе - Карга боткасы.

Борын-борын заманда кеше язның ничек килгәнен белмәгән. Ямьле, матур язны җылы яклардан каргалар алып килә дип ышанганнар. Чөнки яз көне март азакларында каргалар кайтканда яз җиткән. Шуның өчен карлар эреп ташулар киткәч, көртләр кимегәч, кырларда җир ачыла башлагач, халык зурлап, чәчүләр алдыннан ел мул, ашлык күп булсын өчен дип бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.

Бу көнне һәркем, матур итеп киенгән, балалар өйдән-өйгә йөреп күчтәнәч җыйган. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгән. Халыкны бәйрәмгә чакырган. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә-кардан ачыла башлаган су буйларына, кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар. Каргаларга да өлеш чыгарылган. Бүгенге көндә дә бу бәйрәмне без җырлар ,биюләп үткәрәбез. Бәйрәмгә хас булган келәү-теләүләр әйтәбез, җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык телибез. Җаннары-тәннәре белән кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен, язгы ташуларның тизрәк агып китүен көтәбез. 

"Кояш, кояш, чык! Чык! 
Майлы ботка бирермен!
Майлы ботка казанда
Алтын кашык базарда." 



К списку новостей