Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнемактаминская средняя общеобразовательная школа №2» Альметьевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423440, Республика Татарстан (Татарстан), Альметьевский район, поселок городского типа Нижняя Мактама, улица Некрасова, дом 1 |
Телефон: | +7(855)-336-19-38 |
E-Mail: | N.maktama-2.Alm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "НМ СОШ №2" |
Руководитель: | Закирова Мадина Гаязовна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 634 учеников |
У нас учат: | 43 учитель |
Новости Нижнемактаминской школы №2
Көзнең кәрзинендә ниләр бар?
Опубликовано: 16.10.2016Көзнең кәрзинендә ниләр бар?
Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү – җиңел эш түгел. Үгет-нәсихәт биреп кенә нәтиҗәгә ирешүе кыен. Моңа ничек ирешергә соң? Бары табигатьнең матурлыгын, гүзәллеген аңлау, ярату аша. Табигать белән гармониядә яшәгәндә генә кеше сәламәт була. Шул уңайдан дәресләремдә, сыйныфтан тыш чараларымда табигатьне саклау проблемасын еш күтәреп чыгам. Илһам чыганагы – табигатьнең хис- тойгыларга тәэсир итүе, күңелне сафландыруы, баетуы турында сөйлим.
2 “А” сыйныфы белән уздырылган “Көз бәйрәм”ендә” дә табигатьнең байлыгы турында сүз барды. Балалар бәйрәмгә бик теләп әзерләнделәр. Үзләре генә түгел, ата- аналары да бу бәйрәмгә җәлеп ителделәр. Алар берсеннән-берсе матур костюмнар, битлекләр ясап китерделәр. Көз турында, аның матурлыгы, байлыгы турында шигырьләр сөйләнде. Укучылар үзләренең сәләтләрен биюләрдә дә күрсәттеләр. Уеннар бәйрәмебезне тагын да ямьләндереп җибәрде. Укучылар көзнең үзенә бер матур, мул булуын тамашачыларга җиткерделәр. Бәйрәмебез бик күңелле үтте.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.В.Шаймуратова
К списку новостей