• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Новокашировская средняя общеобразовательная школа» Альметьевского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423445, РТ, Альметьевский район, с. Новое Каширово, ул. Школьная, д. 1 в
Телефон: +7(8553)-44-00-39
E-Mail: N.kashirovo.Alm@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новокашировская СОШ" АМР РТ
Руководитель: Ризатдинова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1973
У нас учатся: 132
У нас учат: 19

Новостной блок

Яңа Кәшер урта мәктәбенең 11-нче сыйныф укучылары Әлмәт шәһәрендә урнашкан "Сфера" планетариена сәяхәт кылдылар.

Опубликовано: 17.10.2018

2018 елның 17-нче октябре көнне иртәнге якта Яңа Кәшер урта мәктәбенең 11-нче сыйныф укучылары Әлмәт шәһәрендә күптән түгел генә ачылган "Саулык" паркына юл тоттылар. Ләкин аларның ниятләре һич кенә дә күңел ачу түгел,  ә шушы парк эчендә урнашкан "Сфера" планетариендә булып, астрономия фәне буенча белемнәрне киңәйтү иде. Бу планетарийның бинасы исеме җисеменә туры китерелеп, сфера рәвешендә эшләнгән, ерактан ук игътибарны җәлеп итеп, үзенә чакырып тора. Бу бина эчендә тагын бер кечерәк сфера урнашкан. Монысы инде, эчке өлеше күк гөмбәзенә охшатып ясалган, утырыр өчен уңайлы, түшәк сыман йомшак кәнәфиләр куелган, тирә якларына проекторлар урнаштырылган панорамалы кинозалдан гыйбарәт. Балалар шушы залга кереп урнашкач, астрономия фәне буенча фильм башланып китте. Залның гөмбәзендә искиткеч матур манзара башланды: төрле эффектлар кулланып төшерелгән фильм шушы гөмбәзгә проекцияләнде һәм таң калып әлеге тамашаны күзәтергә мәҗбүр итте. Укучыларда мондый укыту ысулы зур кызыксыну уятты, караган фильм күңелләренә хуш килде һәм алар ошбу сәяхәттән кәнәгать булып, Яңа Кәшер авылына кайтып киттеләр.

IMG_20181007_163310_HDR.jpg

IMG_20181017_100151_HDR.jpg

IMG_20181017_102049_HDR.jpg

IMG_20181007_162536_HDR.jpg

IMG_20181007_161642_HDR.jpg


Источник: https://vk.com/sfera.almet

Фоторепортаж:
Планетарий сфера

К списку новостей