Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Новокашировская средняя общеобразовательная школа» Альметьевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423445, РТ, Альметьевский район, с. Новое Каширово, ул. Школьная, д. 1 в |
| Телефон: | +7(8553)-44-00-39 |
| E-Mail: | N.kashirovo.Alm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокашировская СОШ" АМР РТ |
| Руководитель: | Ризатдинова Лилия Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 |
| У нас учат: | 19 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Новокашировская средняя общеобразовательная школа» Альметьевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39
-
Шагыйрә Гүзәлия Хәмидулла кызы Галләмова белән очрашу. 01.12.2017

Әлмәт районының Габдрахман авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Гүзәлия Хәмидулла кызы Галләмова Яңа Кәшер урта мәктәбендә кунакта! Яңа Кәшер урта мәктәбен 1977- елда тәмамлый. Гүзәлия Хәмидулла кызы Галләмова сабыйлар күңелен тирәннән аңлап, шигырьләрендә алар булып яши, шатлана, гаҗәпләнә, борчыла, нәтиҗәләр ясый. Аның кечкенә геройлары матурлык дөньясында үсә, әти –әнисен, туганнарын ярата, табигать күренешләре белән хозурлана. Гүзәлия Галләмованың шигырьләрен балалар да, әти- әниләр дә сөенеп каршы алалар.”Матур булып үсегез”, “Җиләкле җәй” китаплары авторы, Р.Төхфәтуллин исемендәге бүләк иясе.
-
" Т. Ялчыгол " исемендәге 2 региональ конференциядә 29.11.2017

29 ноябрь көнне 5 сыйныф укчысы Маснавиева Зәринә Т Ялчыгол исемендәге конференциядә уңышлы чыгыш ясады
-
25 нче ноябрь көнне 10 нчы сыйныф укучысы Нуриева Резедә 26.11.2017

-
4 нче ноябрь көнне 10 нчы сыйныф укучылары Валеева Вилүзә һәм Нуриева Резедә Алабуга шәһәрендә үткәрелгән 8 НЧЕ БӨРЕНРӘСӘЙ КОНФЕРЕНЦИЯСЕНДӘ КАТНАШТЫЛАР. 24.11.2017

-
1 сыйныфлар белэн авыл китапханэсендэ! 12.10.2017

-
Укытучылар көне. 06.10.2017

-
Матурлык дөньяны саклап калыр. 04.10.2017

«Матурлык дөньяны саклап калыр», - дигәннәр бөек гуманистлар. Яхшы шәхесне аның тирәлегендә матурлык булганда гына тәрбияләп була. 2017 ел Татарстан республикасында экология һәм җәмәгать урыннары елы дип игълан ителде. Бу - җәмәгатьчелек игътибарын экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, төзекләндерү мәсьәләләренә җәлеп итү дигән сүз. Шушы максат белән безнең Яңа Кәшер авылында да быел бик актуаль булган чаралар үткәрелә башлады. Мәктәп, балалар бакчалары, төрле оешма-учреждение коллективлары, мәдәният хезмәткәрләренең көче белән Мәдәният йорты янындагы паркка алмагачлар аллеясы, олы юл буена кедр агачлары утырту оештырылды.
Без, мәктәп укучылары да, мондый изге эшләрдән читтә кала алмыйбыз. Укытучыбыз Хәйруллина Гөлнар Илшат кызы Республикакүләм проектлар бәйгесендә җиңеп, җәмгыятькә файдалы эшчәнлек буенча проектын “Авылыбызны яшелләндерү” темасы астында алгач, без бик сөендек. Бу проект белән без төрле буын кешеләрен берләштереп, авыл халкының этик культурасын үстерү, аларда авылыбызның йөзен яхшы якка үзгәртү теләге уяту, аны саклауда җаваплылык хисе тәрбияләүне максат итеп алдык.
Хәзерге вакытта кешеләрнең үзләренең йорт тирәсенә, эшләгән, укыган учреждение территорияләренә игътибары бик нык артты. Агачлар никадәр күбрәк булса, һавабыз да шулкадәр чистарак булыр. Яңа Кәшер халкының сәламәтлеге дә авылның экологик торышына бәйле. Кайчандыр үзәк урамга кызыл миләш агачлары утыртылган иде, ләкин төрле сәбәпләр аркасында алар сирәгәйде. Безнең һәм авыл халкы тырышлыгы белән көз көне, Камы урманчылыгы белән берлектә, үзәк урамга кызыл миләшләр, Шәйхел чишмәсе янындагы ял зонасына тал агачлары утыртуны планлаштырабыз. Безнең бу ниятебезне җирле үзидарә рәисе Гыйниятуллина Лилия Марс кызы да куәтләп алды, авыл халкы да бу эштә читтә калмас дип уйлыйбыз. Агач утырткан кеше аны юкка чыгара алмый. Бу эшкә тартылган авылдашлар да йорт каршыларындагы агачларны карап-тәрбияләп торырлар дип ышанабыз. Бу проект белән без, яшь буын, үзебезнең эшебез белән туган авылыбызның торышын аз гына булса да яхшы якка үзгәртүдә өлеш кертә алуыбызны исбатлыйсыбыз килә. Без булдырабыз! Без булдырачакбыз!
-
Өлкэннэр көне! 02.10.2017

3 сыйныф "Әбием, бабам йөрәге -изгелектә теләге" музыкаль кичә үткәрделэр.
-
“Халкым талантларга бай”
12.09.2017
12 нче сентябрь көнне “Халкым талантларга бай” проекты буенча дәрес үткәрелде. Дәрескә Әлмәт шәһәренең Р.Фәхретдин исемендәге татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, эксперт Хабибуллина Розалия Зияфетдин кызы чакырылды.
-
Мәктәп бакчасында өмә. 11.09.2017
















