• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Голбакча» с. Кульшарипово» Альметьевского муниципального района РТ/Колшәрип авылы «Гомумүстерешле балалар бакчасы «Гөлбакча» мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423401, Республика Татарстан, Альметьевский район, с. Кульшарипово, ул. Тукая, д.54 б
Телефон: (88553) 34-76-85
E-Mail: Kulsharip.Golbakcha@tatar.ru , dskulsh@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Д/с "Голбакча" с. Кульшарипово"
Руководитель: Илалтдинова Рамзия Ахтямовна
Год основания учреждения: 1992
У нас учатся: 88
У нас учат: 8

Әхлак тәрбиясе бирү

Балаларга әхлак тәрбиясе бирү

 

Балачак чоры – ул кабатланмас, тылсымлы чор. Менә шушы тылсымлы чорда безнең киләчәгебезне дәвам итүчеләр – нәни шәхесләр тәрбияләнә, тернәкләнә. Шушы шытып чыккан  “яшь үсентеләр”  -  шәхесләр өчен җылы кояш, игелекле туфрак кирәк. Нәни өчен ул, мөгаен, халкыбызның гасырлардан килгән зирәк акылы, моңлы күңеле, җор теле тудырган иҗат җәүһәрләре, йолалары, җырлары, гореф-гадәтләредер.

Без, тәрбиячеләрнең бурычлары: халык йолаларына, традицияләренә, иҗатына, гореф-гадәтләренә, сәнгатенә таянып балаларда туган телгә хөрмәт, халкыбызга карата гүзәл әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, милли фольклор әсәрләре аша, балаларның дөрес әдәби телдә сөйләшүләренә ирешү. Балаларыбызда  халкыбызга хас милли үзенчәлекләрне:  кунакчыллык, сабырлык, шаянлык тәрбияләү.

Гореф-гадәт, йолалар  тормышны бер тәртипкә салу, аның аеруча мөһим булган бер вакыйгаларын мәгънәле, төпле, дөрес итеп кичерү, һәр нәрсәнең урынлы булуын аңлата. Кешегә шатлыклы һәм кайгылы мизгелләрдә югалып калмаска өйрәтә, ярдәм итә.

Гасырлар аша буыннан буынга килгән бу кануннарның тирән тамырлары динебезгә барып тоташа, шулай ук иманның, әдәп-әхлакның чишмә башы да ислам дине йолаларына барып тоташа икән бит. Инде үзгәреш җилләре исә башлагач, күп кенә йолалар, гореф-гадәтләр яңадан чәчәк ата башладылар.

Кешенең гомере беренче чиратта гаиләдә үтә. Шуңа күрә дә гаилә тормышындагы  вакыйгалар  белән бәйле йолалар безнең эшебезнең төп эчтәлеген билгели дә инде. Гаилә бәйрәмнәре уздыру кебек чараларның тәрбияви йогынтысы – бәяләп бетергесез.

Халыкның һәръяклап үскән шәхес тәрбияләргә омтылышын чагылдырган һәм шуңа ирешү юлында туган традицияләре бар. Мисал өчен берничә традицияне генә санап китик.

1.      Хезмәт сөю, хезмәт кешесен олылау. Балаларны хезмәттә тәрбияләү.

2.      Халыкта борын-борыннан килгән туган ил, туган җир, туган телгә мәхәббәт һәм сак караш; туганнарга, кардәш-ыруга, күршеләргә хөрмәт.

3.      Гаиләдә әби-бабайны, өлкәннәрне зурлау.

4.      Башка милләт халыклары белән дус, тату яшәү.

5.      Нечкә зәвыклы безнең халык. Төрле нәфислек һөнәрләре: читекче, кәләпүшче, чигүче һ. б.

6.      Кунакчыллык, ачык йөзле булу – татар халкының иң күркәм сыйфатларыннан берсе.

Борынгыдан килгән йолалар онытылмый, өлкән буын кешеләренең хәтерендә, телендә бик күп истәлекләр саклана. Йолаларны гадәттә икегә бүләләр:

·        гаилә йолалары;

·        ел фасылларына караган йолалар.

Үзебезнең балалар бакчасында нәниләрне халкыбызның бөек мирасы, гореф-гадәтләре, традицияләре белән таныштыру максатыннан түбәндәге йола бәйрәмнәре үткәрелә: ”Каз өмәсе”, “Аулак өй”, “Сабан туй”, “Карга боткасы”, “Нәүрүз”, “Сөмбелә”. Мондый бәйрәмнәр аша ата-баба йолаларын белү, аның нигезендә игелеклелек кенә булуын аңлату балаларга уңай тәэсир ясый.

            Мәкаль – әйтемнәр, тизәйткечләр, татар халык әкиятләре, такмаклары, милли киемнәребез белән танышу, гореф-гадәтләребезне барлау аркылы балаларыбызда милли горурлык хисе, туган телгә мәхәббәт тәрбиялибез.

            Борын-борын заманнардан безнең көнгә килеп җиткән бәйрәмнәр бар. Һәрберсенең үз вакыты, үз тәртибе. Яңа ел бәйрәмен – Яңа елны тәбрикләү, “Нәүрүз” бәйрәмен язны каршы алу, ә “Сөмбеләне” көзге уңышны барлау бәйрәме буларак үткәргәннәр.

            Бәйрәмнәр аркасында, элегрәк ниндидер сәбәпләр белән араларыннан кара мәче үткәннәр, бер-берсен сөйми башлаганнар да дуслаша. Бәйрәмнәрдә бер-берсен белмәгәннәр таныша. Һәр бәйрәмнең аерымлыгы, үзенчәлеге булуга карамастан, аларның асылында табигатьне, тирә-як мөхитебезне һәм анда яшәгән җан ияләрен – кешеләрне, җәнлекләрне, кошларны олылау ята.

            Кеше бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да акыл ияләреннән акылга, һөнәр ияләреннән һөнәргә, батырлардан батырлыкка, сүз осталарыннан тапкырлыкка һәм зыялылыкка өйрәнә.

            Бүген дә яшәп, дәвам итә торган йола – ул Сабан туе. Ел буена көтеп, сагынып алган бәйрәм ул. Ул телләрдән телләргә кушып сөйләнә, җырларга кергән мәшһүр бәйрәмнәрнең берсе. Монда һәммәсе дә бар: уеннар да, җырлар, биюләр дә һәм, әлбәттә, көрәш-ярышлар да. Сабан туенда беренчелекне алган көрәш батыры ел буена авыл халкы теленнән төшми, аңа багышлап кызлар кулъяулык һәм сөлге чиккәннәр. Ә инде ат чабышында беренче килгән җайдак – үзе бер могҗиза. Сабан туеның һәр мизгеле, һәр көрәше гүзәл, чөнки аларда халык җаны, аның мәхәббәте һәм горурлыгы.

 

            Милләтебезнең сәнгате, гореф-гадәтләре, әхлак кагыйдәләре белән таныштыру балаларны бай рухлы, әдәпле, итагатьле итеп тәрбияләүдә ярдәм итә.