• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Елховская средняя общеобразовательная школа» Альметьевского муниципального района РТ. Школа, содействующая здоровью серебряного уровня

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423415, РТ, Альметьевский район, с. Елхово, ул. Советская, д. 61
Телефон: (88553)37-93-85
E-Mail: Elhovo.Alm@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Елховская СОШ"
Руководитель: Исмагилова Сирина Рифнуровна
Год основания учреждения: 1986
У нас учатся: 111 учащихся
У нас учат: 19 учителей. Язык обучения: русский и татарский. Форма обучения-очная

Новостной блок МБОУ "Елховская СОШ"

Конференция

Опубликовано: 07.04.2015

     7 апрель көнне Елховой урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Әхлаклы бала – тәрбиянең максаты” дип исемләнгән төбәкара фәнни – гамәли конференция үтте. Конференция эшендә галимнәр, дин әһәлләре, мәгариф идарәсе җитәкчеләре, балалар бакчасы мөдирләре, укытучылар һәм тәрбиячеләр катнашты. Көн укучыларның сәламләү концерты һәм мәктәп директоры Мостафина Ләйсән Хәлил кызының  “Мәктәптә әдәп - әхлак тәрбиясе. Үткәннәргә нәтиҗә, киләчәккә бурычлар” темасына чыгышы белән башланып китте. Аннан кунаклар төркемнәргә бүленеп ачык дәресләр карады. Дәрҗеманова Миләүшә Фатых кызы 3 сыйныфта “Балачак рәхәте – өлкәннәр канаты астында” темасына әдәби уку дәресе, 6 сыныфта Фәсхетдинов Искәндәр Мәхмүт улы “Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел” темасына әдәп - әхлак тәрбиясе дәресе, 9 сыйныфта Мозафарова Лилия Замир кызы “К.Насыйри иҗатында әдәп - әхлак темасы” ына әдәбият дәресе, 11 сыйныфта Шәйхелова Халидә Габдрахман кызы “Г.Сәгыйров иҗатында яшәү мәгънәсе” дигән сыйныфтан тыш уку дәресләре уздырдылар. Галиева Фирая Әхмәт кызы оештырган “Әхлак бишеге – иманлы гаиләдә” исемле сыйныфтан тыш чара да беркемне дә битараф калдырмады. Конференциянең пленар өлешендә мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Җиһаншина Сиринә Максуд кызы, Елховой авыл җирлеге башлыгы Хәйрисламова Дания Рәҗәп кызы, Әлмәт районы имам – мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев, “Мәгариф” журналының бүлек мөхәррире Таһир Сабирҗанов, “Ак калфак” иҗтимгый оешмасының бүлек җитәкчесе Ландыш Зариповаларның чыгышлары булды. Мәктәпнең укыту – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сафина Ләйсән Нуриман кызы үзенең чыгышында әдәп – әхлак тәрбиясе буенча алып барылган эшчәнлеккә тукталды. Кунаклар Елховой авылы беренче мәхәлләсенең Ярулла хаҗи исемендәге мәчете, аның янәшәсендәге мәдрәсә, балалар бакчасы, музей эшчәнлеге белән дә таныштылар. Конференция ахырында резолюция кабул ителде.



К списку новостей