Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Елховская средняя общеобразовательная школа» Альметьевского муниципального района РТ. Школа, содействующая здоровью серебряного уровня
Визитная карточка
Адрес: | 423415, РТ, Альметьевский район, с. Елхово, ул. Советская, д. 61 |
Телефон: | (88553)37-93-85 |
E-Mail: | Elhovo.Alm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Елховская СОШ" |
Руководитель: | Исмагилова Сирина Рифнуровна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 111 учащихся |
У нас учат: | 19 учителей. Язык обучения: русский и татарский. Форма обучения-очная |
Новостной блок МБОУ "Елховская СОШ"
7 март көнне мәктәптә Барый Йосыповка багышланган, 8-9 сыйныфларда дәрес үткәрелде.Барый Абдулла улы Йосыпов (Бөгелмә өязе, Әлмәт авылында 1903 нче елның 10 нчы декабренда туган) — “Катюша”ларның беренче командиры, полковник, Бөек Ватан сугышы герое. Бөек Ватан сугышы башланганда, 1941 нче елның 22 нче июнендә Барый Йосыпов Баш командованиеның гаубич артиллерия полкының командиры була. Дәүләт Оборона комитеты приказы белән гвардия минамёт частьләре фронт штабына берләштерелә һәм шундый штабларның берсенә Йосыпов начальник булып куела . “Катюша” реактив снарядлар җибәрүче яңа төрдәге установкалар була. Барый Йосыпов шушы “Катюша”лар белән җитәкчелек итә. 1942 елның январь аенда Йосыпов гаскәрләре биш дивизиядән торган “Катюша”лар Старая Русса янында сугыш алып баралар. Ләкин бөтен юллар кар белән тулган, буран, установкаларны алып барырга мөмкин түгел. Төнлә белән уйламаган җирдән немец танклары килеп чыга, сугыш башлана. Йосыповның гаскәрләренә каршы килеп чыккан танкларга белән сугышырга туры килә. Барый Абдуллович үзенең янына килеп җитә язган танкка граната ыргыта, танк шартлый , ләкин Барый Йосыпов та бик каты яралана. Ул бер күзсез кала, башы яралана. Барысы да Барый Йосыповны һәлак булган дип уйлыйлар, башка һәлак булган сугышчылар белән бергә үзләренең командирларын күмәргә тиеш булалар. Ләкин аның Корчагин фамилияле шоферы полковникны күмдерми һәм аны бер өйгә кертеп кырыена сакчы куялар. Менә шунда инде полковникның исән икәнлеге ачыклана. Санитар самолёт белән Йосыповны Мәскәүгә үзәк госпитальгә озаталар. Анда аңарга профессор Тихомиров күп авыр операцияләр ясый. Шунда ук Мәскәү өчен барган сугышлардагы батырлыклары өчен Ленин ордены белән бүләклиләр. Танылган скульптор Вера Мухина, госпитальгә килеп, Барый Йосыпов белән таныша, геройның бронза сынын ясый. Ул бүгенге көндә Мәскәүдә Третьяков галлереясендә саклана. 1946 елда бу бронза сынны Әлмәткә Барый Йосыповка багышланган кичәгә китерәләр. Язучы К. Алтайский үзенең “ Подвиг” исемле китабында Барый Йосыпов белән очрашканнан соң алган тәэсирлэреннән чыгып, аның язмышы турында яза. Госпитальдән соң Йосыповны фронтка җибәрмиләр. Ул булачак артиллиристларны укыту училищесына җибәрелә. Фронтка командирлар әзерли .
Опубликовано: 09.03.2023К списку новостей